Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Вәлиулла Ягъкуб музее ачыла


Иртәгә Казанда күренекле дин әһеле Вәлиулла Ягъкуб музее ачылачак. Анда аның китаплары, кулъязмалары, фото һәм видео сурәтләре урын алачак.

Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, китаплар чыгаручы, элекке мөфти урынбасары булган Валиулла Ягъкуб 19 июль көнне Казанда өенең ишек алдында атып үтерелгән иде.

Пәнҗешәмбе көнне Казанда элек ул җитәкләгән "Иман" ислам мәдәнияте үзәгенең оешу көне уңаеннан корылтай үтәчәк. Музей ачылышында Дини идарә вәкилләре, галимнәр, Вәлиулла Ягъкуб туганнары һәм дусларының катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG