Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Казан думасы: шәһәрдә Хизб ут-Тәхрир төркеменнән 140 кеше теркәлгән


Казан шәһәр думасы утырышында полициядә Хизб ут-Тәхрир төркеменнән булган 140лап кеше теркәлгән, дип хәбәр ителде. Аларга карата нинди дә булса чараларның күрелү-күрелмәве турында әйтелмәде.

Русиядә 2003 елдан бирле тыелып террор оешмалары исемлегенә кертелгән Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами әгъзаләре үз эшчәнлегенә яшьләрне тартуда шикләнелә.

Ноябрьдә Мәскәүдә бу оешма белән хезмәттәшлек итүдә шикләнелеп 18 кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG