Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума "дини хисләрне мыскыл итү өчен җәза" канунын киләсе елга калдырды


Русиянең Дәүләт думасы "дини хисләрне мыскыл итү" өчен җәзаны кырыслату турында канун өлгесен карауны 2013 елның язына күчерде, дип хәбәр итә президент каршындагы кеше хокуклары шурасы. 12 ноябрьдә президент Владимир Путин белән очрашкан хокук яклаучылар моны үзләренең җиңүе дип саный.

Канун өлгесен шура әгъзалары кискен тәнкыйтьләп чыкты. "Дини хисләрне мыскыл итү" төшенчәсенең төгәл булмаганын, аны төрлечә аңлап һәм төрле көчләр мәнфәгатьләрендә куллану ихтималын билгеләнде.

Дума депутатлары әлеге канун өлгесен сентябрь ахырында тәкъдим итте. Аңа караганда, дини йолаларны һәм кешеләрнең дини хисләрен мыскыл итү өчен 300 мең сумга кадәр штраф, 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки өч елга кадәр төрмә җәзасы билгеләнергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG