Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин: Казанга полиция Татарстан районнарыннан китерелә


Казан шәһәр думасының 18нче сессиясендә чыгыш ясап, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан полициясендә эшләгән 58 кешегә карата җинаять эше ачылды, сигез хезмәткәр хөкем ителеп эштән читләштерелде, 12 тикшерү дәвам итә, дип сөйләде.

Хохорин элекке министр Әсгать Сәфәров урынына июль аенда билгеләнде. Сәфәров Казанның "Дальний" полиция бүлегендә тоткарланган Сергей Назаровның үлеменнән соң урыныннан китте.

Август аенда Казан полиция бүлеге башлыгы итеп Валерий Красильников билгеләнде. "Полициядә эшләүчеләрнең 70% яңа кешеләргә алмаштырыла", диде Хохорин. Казанга Татарстан районнарында полициядә эшләүчеләр китерелә, аларның хезмәт хаклары арта, диде министр.

Быел полиция идарәләрен төзекләндерүгә 95 миллион сум бүленгән, узган ел - 21 миллион сум бирелгән булган.
XS
SM
MD
LG