Accessibility links

Димәшктә ике шартлауда 30дан артык кеше һәлак булды


Димәшктә ике шартлауда 30лап кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

Рәсми SANA мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә Сүрия башкаласының көнчыгышында бу һөҗүмнәрне "террорчылар" оештырган.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары соңгы көннәрдә Димәшк тирәсендә каты бәрелешләр баруын хәбәр итте. Бу бистәләргә хөкүмәт көчләре җибәрелгән. Октябрьдә шул ук якта машинага куелган бомба шартлап 11 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG