Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 1986 елдан бирле СПИДтан 85 мең кеше үлгән


Русиядә 2012 елда ВИЧны 60 мең кеше йоктырган. СПИДка каршы көрәш федераль центры башлыгы Вадим Покровский сүзләренә караганда, һәр көн ил буйлап ВИЧ йоктырган 200ләп кеше теркәлә. Соңгы биш елда ВИЧ эләктергән кешеләр саны ике мәртәбә арткан.

Берничә көн элек БМОның UNAIDS исемле ВИЧ/СПИД идарәсе соңгы 10 елда дөньяда СПИД белән авыручылар арасында үлемнәрне киметеп булды, аларның гомер озынлыгы артты, дип хәбәр итте. ВИЧ йоктырганнар арасында иң күп үлемнәр 2005 елда булды. Ул чакта 2 миллион 300 мең кеше үлде. 2011 елда инде үлгәннәрнең саны ике мәртәбә ким иде.

СПИД 1986 елда теркәлгәннән бирле Русиядә бу чирдән 85 меңнән артык кеше үлгән. Бу барлык авыруларның якынча 13%.
XS
SM
MD
LG