Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Русия дәүләт думасының мәгариф турындагы яңа канун өлгесен тикшерүе уңаеннан туган фикерләр.

Кайбер татар җанлы милләттәшләребез (мәсәлән, Бөгелмәдәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Хәбибуллина, “Азатлык” язмасында) Дәүләт думасы тикшергән мәгариф турындагы яңа канунның телебезне юкка чыгарачагы турында хафаланып яза. Һәм моның белән килешми булмый, чөнки күп кенә татарлар телебезне кирәксенмиләр.

Шулай да татар теленең кирәклеген исбат итәргә булыр иде, әгәр дә Татарстан хакимияте шундый юлны сайларга кыюлыгы җитсә. Татар теле дәүләт теле дип юкка гына кабул ителмәгән ләбаса. Урыс телен начар белгән татар әби-бабайлары ни өчен соң әле татар теле белмәгән түрә каршына барып, кимсетелеп торырга тиеш? Урыс кешесе барыбер кимсетелмәячәк, чөнки һәр татар түрә урысча да белә. Димәк, түрәләр татар телен берсүзсез белергә тиеш. Һәм дәүләт органнарында да бөтен эшләр татар телендә алып барылырга тиеш? Бөтен киңәшмәләр, утырышларны республикадагы башлыкларга кем моны тыя ала? Бу бит закон бозу түгел, бары тик татар түрәләренең үзләренә бирелгән хокуклардан файдалануы гына. Ә инде татар теле белмәгән кеше утырсын шунда аптырап, киңәшмәдә сүзнең ни турыда барганлыгын аңламыйча яисә шәхси тылмач ялласын.

Әгәр дә Дума тарафыннан өстә әйтелгән канун кабул ителсә, татар түрәләре моңа каршы үз белдерүләрен ясарга тиешләр. Янәсе, бөтен татарлар эштә татар телен генә кулланачак дип. Ул чагында татар телен белергә теләмәүчеләр уйга калырлар иде: татар теленнәнме, әллә карьерадан баш тартыргамы? Әллә бөтенләй күчеп китәргәме?

Шунсы да бар бит әле, логика буенча, төрле урыннарга түрәләр ике дәүләт телен дә белгән кешеләр арасыннан алынырга тиешләр. Ана телен белмәсә, татар кешесе дә алынырга тиеш түгел. Бу инде республикада телләр белү буенча тигез хокуклылык алып барыла дигән сүз булыр иде. Болар барысы да татар телен укырга теләүчеләрне арттырыр иде.

Күрәбез ки, телебезне коткарырга юллар бар. Бары тик татарларның бер сүздә булулары һәм республика хакимиятенең кыюлыгы җитүе кирәк.

Шунысын да әйтик, телебезне Татарстанда булса да коткарырга кирәк. Барысы да аңласыннар иде, татарның дүрттән өч өлеше яшәгән чит регионнарда телебезнең бер перспективасы да юк. Балалар бакчалары, мәктәпләр тик урыс телендә генә. Әгәр "Татарстан - Яңа гасыр" каналы кайдадыр хәлләр яхшырак дип сөйләсә, белергә тиешбез, мондый урыннар бик тә аз.

Иң аянычлысы шунда, балалар балалар бакчасында барганчы ук ана теленнән мәхрүм ителә һәм моны ата-аналар эшли, чөнки яңа туган бала белән алар тик урыс телендә генә сөйләшә. Яшьләрнең гаиләләрендә дә татар сүзе олылар килгәндә генә ишетелә. Балалар бакчасында, мәктәптә инде аларның баласын урыс баласыннан аерып булмый. Бу – ачы хакыйкать һәм төрлечә күз буяу, мактану зарарлы. Киресенчә, "Яңа гасыр"дан, башка мәгълүмат чараларыннан дөреслекне күрсәтергә кирәк һәм шушы турыда сөйләшүләр алып барылсын иде.

Бу җәһәттән тагын шуны әйтергә кирәк: Татарстанга татарларны күпләп китерү програмын да кабул итү мәгъкуль булыр иде. Моны, әлбәттә, Дөнья татар конгрессы һәм дәүләт бергәләп эшләргә тиешләр. Шулай итеп, республикада татарлар саны артса, аларның позициясе дә көчлерәк булыр иде. Шул ук вакытта татарлар саны алай ук тиз кимемәс иде. Нигә соң республикага Азиядан мигрантлар китерергә ярый, ә татарны ярамый? Әлбәттә, моның өчен азрак башны эшләтергә һәм кыюлык кирәк, ә иң мөһиме – милләтебезне коткару турындагы теләк кирәк. Кызганычка каршы, болары бездә җитеп бетми шул.

Гомумән, татар теле, мәдәнияте турында үзәк белән республика арасында каршылыклар килеп чыкканда, Русиядәге һәм республикадагы татар җәмәгатьчелегенең тавышы чыкмавы гаҗәпләндерә. Әлбәттә, бер кеше шаулап берни эшли алмый. Ләкин бит безнең бөтен җирдә төрле конгресслар, мохтариятләр бар, Татарстан җитәкчелеге дә бар бит әле. Нигә соң интернетта, матбугат чараларында тавыш күтәрелми? Кайда соң төрле милли җәмгыятьләрнең ачык хатлары, белдерүләре, низамнамәләре, протестлары, мөрәҗәгатьләре? Әгәр дә бөтен регионнар, шәһәрләр һәм районнардагы татар үзәкләре думага шундый хатлар җибәрсә, бәлки андый канун чыкмас та иде. Кызганычка каршы, андый түрәләр, башлыклар башка эш белән шөгыльләнә ахрысы. Аларда милләт кайгысы юк, дәүләт органнары белән араларын бозасы килми. Кайсыберләре шәхси бизнес белән мәшгуль.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG