Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Pussy Riot язмаларын "экстремистик" дип бәяләде


Мәхкәмә Pussy Riot видеоларын "экстремистик" дип тапты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Мәхкәмә Pussy Riot язмаларын "экстремистик" дип бәяләп аларны интернетта карау мөмкинлекләрен ябарга кушты.

Мәскәү мәхкәмәсе протестчы Pussy Riot язмаларын "экстремистик" дип бәяләүче карар чыгарды һәм Русия халкы өчен аларны интернетта карау мөмкинлекләрен ябарга кушты.

Pussy Riot әгъзасы, шартлы рәвештә хөкем ителеп иреккә чыгарылган Екатерина Самуцевич мәхкәмә карарын тыңлаганнан соң бу карарны протест мәдәниятенә каршы цензура кертү дип бәяләде һәм аны гамәлдән чыгару өчен аппеляцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Шул ук вакытта Самуцевич YouTubeта видеоларның күчермәләрен тарату бик җиңел булуын әйтеп интернетта мондый тыюларны гамәлгә ашыру авыр булачак, диде.
XS
SM
MD
LG