Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Латин графикасы канун өлгесе Дәүләт шурасы утырышы көн тәртибеннән алынды


Татарстан Дәүләт шурасының бүген узган утырышында латин графикасы турындагы канун өлгесе каралачак һәм беренче укылышта кабул ителәчәк, дип игълан ителгән булса да, бу мәсьәләнең көн тәртибеннән алынганы билгеле булды.

"Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды.

"Без Татарстан Конституциясенең 14-нче маддәсендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү турында язып куйдык. Аларның имлаларын аңламагач, без телләрен, мәдәниятләрен үстерергә ничек ярдәм итә алачакбыз соң? Боларның барысы да исәпкә алынды һәм яңа канун өлгесе әзерләнде. Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын гомумән ничек куллану, йә булмаса фәнни, иҗади максатларда, кешеләр үзара аралашканда ничек куллану турында бу канун. Бу канун өлгесе бераз киңәйтелгән. Монда латин язуын гына түгел, ә гарәп язуын куллану турында да сүз бара", дип сөйләде Азатлыкка комитет рәисе Разил Вәлиев.

Бу канун өлгесенә шулай ук тел белгечләре һәм галимнәр хуплау белдергән иде. Канунны тикшерүне кичектерүнең сәбәбе итеп аның әзерләнеп бетмәве әйтелде.

XS
SM
MD
LG