Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстаннан хәрби хезмәткә алынучылар саны 4 меңгә кадәр арттырылды


Русия саклану министрлыгы Дагыстан рәсмиләренең хәрби көчләрдә хезмәт итәр өчен республикага бирелгән квотаны арттыру үтенечен исәпкә алып киләсе чакыруда гаскәргә алынучылар санын дүрт меңгә кадәр арттыру турында карар кабул итте.

Бу мөрәҗәгать белән Дагыстан президенты Магомедсалам Магомедов чыккан иде. Мәскәүдә ул саклану министры Сергей Шойгу белән очрашты. Яңа квота 2013 елда гамәлгә керәчәк.

2010 елга кадәр Русия армиясендә Дагыстаннан хезмәт итүчеләр 15-20 мең булса, быел көз анда 179 кеше генә барачак.

"Дагыстан егетләре идән юарга яратмый, бу эш аларга килешми", диде Магомедов "Известия" басмасына биргән әңгәмәдә. Дагыстан яшьләре армиядә кагыйдәләрне үтәми, алар белән эш күп.

Дагыстанда гаскәрдә булып кайту мактауга лаек эш санала. Балалар елдан ел күбрәк туганга хәрби хезмәт итү яшенә җиткән егетләр саны да артачак, диде президент.

Чечнядән хәрби хезмәткә яшьләр бөтенләй алынмый.
XS
SM
MD
LG