Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан, Чабаксар, Уфада милли телләрне укытуны яклап урам җыеннары үтәчәк


Татар телен яклап оештырылган урам җыеннарының берсе Казанда сентябрь аенда узган иде
Татар телен яклап оештырылган урам җыеннарының берсе Казанда сентябрь аенда узган иде
Шимбә 1 декабрь көнне Башкортстан, Татарстан һәм Чуашстанның милли оешмалары өч республикада дәүләт телләре саналган башкорт, татар һәм чуаш телләренең мәҗбүри укытылуын бетерү турындагы канун өлгәсенә ризасызлык йөзеннән урам җыеннарына чыгачак. Бу хакта башкорт яшьләренең "Күк бүре" хәрәкәте хәбәр итә.

Депутатларның милли республикаларда милли телләрне укытуны бетерү нияте Русия җитәкчелегенең Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерү сәясәтенә каршы, диелгән бу белдерүдә.
XS
SM
MD
LG