Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Себердә милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган сөйләшү үтте


Омски педагогия университеты профессоры Наталья Козлова чыгыш ясый. “Кореяларның гомумрусия иҗтимагый оешмасы” рәисе Александр Ким (утырган)

Омски педагогия университеты профессоры Наталья Козлова чыгыш ясый. “Кореяларның гомумрусия иҗтимагый оешмасы” рәисе Александр Ким (утырган)

26-27 ноябрь көннәрендә Омски дәүләт педагогия университетында “Себер киңлегендә мәдәниятләр диалогы” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Анда Себер ягы төбәкләрендә яшәүче халыклар арасындагы милләтара мөнәсәбәтләр турында сөйләшү барды.

Конференция Омски мәдәният министрлыгыннан бирелгән грант ярдәме белән оештырылды. Грант Омски төбәгендә яшәүче корея халкын берләштерүче “Кореяларның гомумрусия иҗтимагый оешмасы”на бирелде. “Грантның күләме 40 мең сум, бу артык зур сумма түгел. Әмма без аңа да бик шатбыз”, ди корея оешмасы рәисе Александр Ким.

Әлбәттә, кореялар конференцияне ялгыз әзерләмәделәр. Оештыру эшләрендә аларга Омскиның “Славян традицияләре үзәге” вәкилләре һәм дәүләт педагогия университеты укытучылары зур булышлык күрсәтте.

Корея халыклары телен өйрәтүче ханым – кореялы Ким Хе Сен

Корея халыклары телен өйрәтүче ханым – кореялы Ким Хе Сен

Конференция эшендә Омскиның Педагогия университеты һәм башка кайбер югары уку йортларының фәлсәфә, социология, филология фәннәре галимнәре, белгечләр, студентлар, кайбер актив эшләүче милли һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Конференция барышында төрле милләт халыкларында толерантлык хисе тәрбияләү, барлык халыкларга да хөрмәт белән карау, аларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү, милләтара бәйрәмнәр, фестивальләр, бәйгеләр һәм башка төрле чаралар үткәрү зарурлыгы турында чыгышлар булды.
Студентлар корея халыклары ризыгын татып карыйлар

Студентлар корея халыклары ризыгын татып карыйлар


Омски дәүләт педагогия университеты профессоры Наталья Козлова “Күпмилләтле Русиядә милли сәясәт беренче урында торырга, халыкара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелергә тиеш”, ди.

Милли оешмалар вәкилләре чыгышы

Конференция барышында милли оешмалар вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләделәр, үз халыкларының тел үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Шунысы кызыклы булды: кайбер оешмалар вәкилләре сүзләрен туган телләрендә сәламләүдән башладылар.

"Мөлдир" казакъ мәдәният үзәге җитәкчесе Алтынай Җунусова

"Мөлдир" казакъ мәдәният үзәге җитәкчесе Алтынай Җунусова

Студентлар белән корея теленнән факультатив дәресләр алып баручы Ким Хе Сен ханым корея халыкларының бер җырын да җырлап күрсәтте.
“Мөлдир” Өлкә казакъ мәдәният үзәге директоры Алтынай Җунусова да конференциядә катнашучыларны казакъ телендә сәламләде.

Үзенең чыгышында Алтынай туташ милләтара мөнәсәбәтләргә дә тукталды. Төрле халыклар аралашуында “толерантность” түгел, ә хөрмәт һәм дуслык мөнәсәбәтләре булырга тиеш, диде ул. Алтынай Җунусова да чыгыш ахырында казакъ телендә җырлап та күрсәтте.

Конференция эшендә шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре дә катнашты. Мохтарият рәисе урынбасары Рауза Галләмова да катнашучыларны татарча сәламләде.
Себер ягы халыклары турында китаплар күргәзмәсе

Себер ягы халыклары турында китаплар күргәзмәсе


Аннары Рауза ханым татар оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде, милли хәрәкәттәге юнәлешләр белән таныштырды.

Туйчы авылында студентлар халык авыз иҗаты җыйган

Рауза ханымнан соң агымдагы елның җәендә Тефриз районының Туйчы авылына оештырылган экспедиция турында педагогия университетының 3 курс студенты Татьяна Забегайло сөйләде. Татар авылында студентлар халык авыз иҗаты буенча язмалар эшләгәннәр.

Татьяна Забегайло

Татьяна Забегайло

Бу язмаларның бөтенесе дә әле тулысынчы эшкәртелеп бетмәгән. "Чөнки өлкәннәр сөйләгән әкият-риваятьләрне татар теленә тәрҗемә итүче кеше табылмады”, ди Татьяна Забегайло. Аннары Татьяна туташ үзендә өлешчә татар каны да булуы турында да сөйләде. "Әниемнең әтисе татар милләтеннән булган. Бәлки шуңа күрәдәдер, миндә бу авыл зур кызыксыну уятты” , ди Татьяна туташ.

Конференция барышында милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы турында чыгышлар, фикер алышулар күп булды. Барсы да милләтләр арасында тынычлык, дуслык хөкем сөрсен өчен беренчедән - халыкның социаль халәте югары булырга, икенчедән - балалар нәни чакларыннан ук толерантлык рухында тәрбияләнергә тиеш дигән фикергә басым ясадылар.

Соңыннан конференциядә ясалган чыгышлар бер җыентыкка тупланырга һәм брошюра итеп басылып чыгарылырга тиеш. “Бу эш тә грант акчасы исәбенә булачак”, диде педагогия университеты профессоры Наталья Козлова.
Конференциядә катнашучылар

Конференциядә катнашучылар


Конференция тәмамланганнан соң оештыручылар һәм чыгыш ясаучылар үзара аралашып, узган чарага карата фикерләрен белдерделәр. “Мондый милләтара чаралар безнең студентларыбыз өчен дә файдалы. Кайберәүләр өлкәдә төрле милли оешмалар булуы турында да белмәгәннәр. Безнең өчен бу үзенә күрә бер ачыш булды, дип әйтүчеләр дә булды”, диде бер педагог.

“Бүген без милли оешмалар һәм студентлар белән эшләүнең яңа юлларын таптык. Күп очракта без нәрсә эшләргә кирәклеген белсәк тә, ничек эшләргә белми идек. Менә бүген бу юнәлештә дә ачыклык кертелде”, диде икенче бер педагог.

“Мөлдир” казакъ мәдәният үзәге җитәкчесе Алтынай Җунусова да конференция эшен уңай бәяләде. “Без киләчәктә үзебезнең эшчәнлегебезне фәнни ачышларга таянып алып барачакбыз. Биредә галимнәр белән танышу, аларның безнең эшләребез белән кызыксынуларын күрү – алда безне югары биеклектәге эшләр көтә дигән өмет тудыра", диде Алтынай туташ.
Студент кызлар корея халыклары биюен башкара

Студент кызлар корея халыклары биюен башкара

XS
SM
MD
LG