Accessibility links

Путинның сәламәтлеге аркасында Русиягә Япония премьер-министры килми


Япония премьер-министры Есихико Нода декабрь аенда Русиягә планлаштырган сәфәрен "Владимир Путинның сәламәтлеге" аркасында кичектерә, дип хәбәр итте Япония һәм көнбатыш мәгълүмат чаралары.

Япон премьерының Мәскәүгә сәфәре барышында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр, шул санда Курил утраулары турында сөйләшү булырга тиеш иде.

Мәгълүмат чараларында берничә тапкыр "президент аркасын имгәткән", дигән хәбәрләр булды. Беренче булып Путинга операция кирәк булу ихтималы турында октябрь ахырында Reuters мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков 1 ноябрь көнне Путинның сәламәтлеге яхшы булганын, аның спорт белән шөгыльләнгән вакытта аягын тарттырганын хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG