Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе төбәгендә ришвәтчелекне тикшерү белән бәйле бер кеше кулга алынган


Русиянең табигатьне күзәтү идарәсендәге ришвәтчелекне тикшерү эше барышында аның хезмәткәре Юлия Фәйзрахманова кулга алынды, дип хәбәр итте Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин.

Табигать ресурсларын күзәтү һәм куллану федераль хезмәте башлыгы Игорь Лола һәм Павел Атрохин ришвәтчелектә гаепләнеп җинаять эше ачылган иде.

"Тикшерү барышында Атрохинның арадашчы Фәйзрахманова аша тагын 600 мең сум алганы билгеле булды. Фәйзрахманова тикшерү барганда өй сагы астына алынды", дип хәбәр итте Маркин.
XS
SM
MD
LG