Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:17

Башкортстанда Акмулла көннәре башлана


Акмулла көннәреНә төрле җирләрдәе кунаклар киләчәк

Акмулла көннәреНә төрле җирләрдәе кунаклар киләчәк

3-10 декабрь көннәрендә Башкортстанда, һәр ел саен оештырылучы халыкара Мифтахетдин Акмулла көннәре үтәчәк. Быел ул Уфада башлана һәм Миякә, Стәрлебаш, Бишбүләк районнарында дәвам итәчәк.

Соңгы елларда Башкортстанда Мифтахетдин Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү өчен байтак эшләр башкарыла. Туган ягы – Миякә районы Туксанбай авылында Акмулланың йорт-музее эшләп килә. Башкортстан дәүләт педагогия университетына 2007 елда Мифтахетдин Акмулла исеме бирелде. Университет биналары арасындагы мәйданда атаклы мәгърифәтчегә һәйкәл дә куелган. Милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүче әдипләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре казанышлары Акмулла исемендәге бүләк белән бәяләнә. Тырыш талипларга атаклы шәхес исемендәге стипендияләр дә булдырылган.

Әхмәт Сөләйманов

Әхмәт Сөләйманов

Халыкара Акмулла көннәре чикләрендәге төп чара Уфада, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтә. Андагы зур җыенга Татарстаннан, Үзбәкстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән һәм Болгариядән дә кунаклар – танылган галимнәр һәм әдипләр килә. Башкортстанда Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән филология фәннәре докторы Әхмәт Сөләйманов зур эшләр башкарган. “Акмулланы да, башка шәхесләребезне дә киләчәк буыннар белергә тиеш. Бу милләтпәрвәрлекне үстерүгә булышлык итә”, ди Әхмәт Сөләйманов.

Галим сүзләренчә, кайсыбердә Акмулла тирәсендә төрле бәхәсләр дә кузгалып китә. “Аны башкортлар да, татарлар да, казакълар да үз милләте вәкиле итеп кенә күрә, ул бөек шәхес һәм ул шушы өч милләтнеке генә дә түгел, ә барлык төрки халыкларныкы да. Шуңа күрә тарсынырга ярамый”, ди Әхмәт Сөләйманов.

Акмулла иҗатын Уфа галимнәре Рәшит Шәкүр белән Әхәт Вилданов та җентекле өйрәнеп, фәнни хезмәтләр, китаплар язган. Алар да Акмулла көннәре барышында күп очрашуларда катнаша һәм чыгыш ясый.

Акмулла көннәренә багышланган чаралар аның туган ягы Миякә районында, шулай ук Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарында да дәвам итәчәк. Миякә районында, аерым алганда, “Акмулла нәсихәтләре” дигән бәйрәм һәм башка мәдәни-әдәби чаралар оештырылачак. “Акмулла укулары” да быел җиденче тапкыр үткәрелә. “Мәдәнияттә һәм мәгарифтә мәгърифәтчеләр мирасы” исемле фәнни-гамәли конференциядә күренекле галимнәрнең докладлары тыңлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG