Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга мигрантлар агыла, яшьләрнең эшләргә теләге юк


2013 елга Татарстанга чит илләрдән эшче мигрантлар чакыру өчен 3 мең 500 урын бирелә. Идел буе федераль бүлгесендә бу иң югары күрсәткеч. Татарстан 23 меңнән артык кешегә квота сораган булган. 2020 елга Русиянең үз эшче халкы 5,5 миллионга кимиячәк. Белгечләр, Татарстанда эшләргә атлыгып торучы юк, дип белдерә.

Казан шәһәренең мәшгульлек үзәге сайтын ачуга ук Универсиадага һәм дөнья футбол чемпионатына дип салынучы 45 мең кеше сыйдырышлы стадион төзелешенә эшчеләр чакырган белдерү килеп чыга. Бүген стадионга 50 төрле эшләрдә эшләүче, 50 бетончы, 20 балта остасы җитешми. Хезмәт хаклары да начар түгел, 25 меңнән алып 35 мең сумга кадәр.

Әлеге стадионны коручы «Главстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш инженеры урынбасары Салих әфәнде сүзләренчә, (Азатлык радиосына ул фамилиясен әйтергә теләмәде) күпчелеге яшьләр эшкә дип киләләр дә, бер көн селкенеп йөргәч бүтән күренмиләр икән.

45 мең кеше сыйдырышлы стадион рәсеме
45 мең кеше сыйдырышлы стадион рәсеме
"Хәзер халыкның эш сөймәве шулкадәр аптырашта калдыра. Кешеләр киләләр дә китәләр, киләләр дә китәләр. Кешенең эшләргә исәбе юк. Әгәр безнең төзелешкә күз салсагыз, анда кореялар, үзбәкләр, төрекмәннәр, әрмәннәр генә. Олырак яшьтәгеләр килсә, монда шәп акча дип, шатлана-шатлана кала. Ә яшьрәкләр килә дә бер көн караштырып йөри дә, китеп бара", ди Салих әфәнде.

Аның сүзләренчә, җир җимертердәй яшьләрнең күпчелегенең бөтенләй эшләргә теләге юк, чөнки Русия телевидениесе рәхәт тормыш кичерүче байлар, эшләмичә кеше талап, банк басып, ришвәт алып һәм алдап акча табу турында гына кинолар күрсәтүгә корылган. Ата-ана җилкәсендә генә яшәүчеләр дә җитәрлек, ди Салих әфәнде. Ике ай эчендә стадион төзелешенә урнашырга дип 120 кеше килгән булган, шуның 45-е генә калган, калганнар китеп барган.

Татарстанда октябрь ае ахырына 22.900 эшсез теркәлгән. Бу хакта «Татарстанстат» белдерә. Сентябрь ае белән чагыштырганда эшсезләр саны өч проценттан күбрәккә арткан.

Казан мәшгүльлек үзәге сүзчесе Энҗе Закирова Азатлык радиосына башкалада 19 меңгә якын урынга кеше эзләнүен белдерде. 5 мең 721 кеше үзәктә теркәлеп "эшсез" статусы алган. Бер яктан, яшьләр күп көч сорый торган эшне хуп күрмәсә, икенче яктан исә, тәкъдим ителгән эшләрнең хезмәт хаклары да бүген яшәү өчен җитәрлек түгел.

"Беркемгә дә сер түгел, хезмәт хаклары түбән. Без менә бүген үзебез дә төрле оешмалар тәкъдим иткән эш урыннарындагы хезмәт хакларын карап утырдык. Электр, газ белән эретеп ябыштыручыларга 15-18 мең сум акча тәкъдим итәләр, табиб-хирургка 9 мең 800 сум түләнәчәге күрсәтелә", ди Закирова.

Татарстанга ике яклап мигрантлар агыла. Бер яктан республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша эшче мигрантлар өчен Мәскәүдән квота сорый, икенче яктан үз теләкләре белән Татарстанга килеп урнашучылар да елдан-ел арта.
Татарстанда теркәлеп эшләүче 115 мең мигрант бар

Русия миграция хезмәтенең Татарстан бүлеге 2012 елның 11 аенда 15 меңнән артык кешегә эшләү рөхсәте биргән. Бу хакта Азатлыкка әлеге хезмәт сүзчесе Эльмира Фәизова белдерде. Татарстанда эшләүче мигрантларның саны узган ел белән чагыштырганда 20%-ка арткан. Татарстанда миграция хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Вадим Воронин 1 июльгә теркәлеп эшләүчеләрнең саны 115 меңгә якынлашып килүен әйткән иде. Аларның 65%-ы Казанда эшли.

Теркәлеп рәсми эшләүчеләрнең иң күбе Үзбәкстаннан, алар 35%-ка якын, Таҗикстаннан килүчеләр 10%, аннан соң азәрбайҗаннар килә. Мигрантларның күпчелеге, 66%-ты, төзелештә эш таба. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкларга да урнашалар.

Казанның Совет районында торак-коммуналь хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче “Бриор” ширкәте җитәкчесе Кәүсәрия Матросова да Казанда эшләргә кеше табу бик кыен дип белдерә.

"Халык бик нык эчкечелеккә бирелде. Авылда да, шәһәрдә дә нормальный кеше калмады. Кешеләр бүген бик ялкау. Бездә эшләүчеләрнең фатир түләвенең яртысын үз өстебезгә алабыз. Ул фатирны арендага алган өчен дә безнең оешма түли, шушы чыгымнарны үз өстебезгә алганнан соң да эшләргә кеше юк. Эшсез йөргән кешеләргә эшсезлек акчасы түләнә, шуңа өметләнеп күпләр эшләргә теләми, шул пособиене көтеп утыралар. Алар үзләре рәсми рәвештә эшкә урнашмыйлар, кайда да булса сак хезмәтенә барып эшләп йөриләр. Халык бик нык ялкауланды. Һөнәр мәктәпләрен бетергәннәрнең физик эштә эшләргә теләмәүләренә шаклар катам", ди Матросова. Үзе ул кем генә очрамасын үзләренә эшчеләр кирәк булуы турында белдергән язу калдыра.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Азатлыкка биргән мәгълүматларга караганда, 2013 елга мигрант эшчеләргә 23 меңнән артык квота сораган булган. Аның яртысыннан күбе төзелештә эшләү өчен кирәк дип күрсәтелгән. Әмма Мәскәүнең Татарстанга бары тик 3,5 мең урынга гына квота бирүе билгеле булды.

Русия җитәкчелеге, соңгы бер-ике ел эчендә илдәге демографик хәл әкренләп җайга салына башлады дип белдерергә тырыша. Кайбер төбәкләрдә үлүчеләр саны кимү, туучылар арту турында да әйтелә. Татарстан да, халык саны артуга таба бара башлады, дип белдерә. Саннарга күз салсаң, бу чыннан да шулай кебек. Узган елгы һәм быелгы алты ай эчендә туганнарны чагыштырсак, туучылар саны 198 кешегә арткан. Үлүчеләр саны 73-кә кимегән.
Халык мигрантлар исәбенә арта

“Татарстанстат” хезмәткәре Нурия Әбделганиева Азатлыкка халык саны арта башлауга әлегеләр өстенә тагын ике фактор тәэсир итә дип белдерде. Татарстанда туып-үсеп зур акча артыннан нефть-газ табыла торган якларга китүчеләр, туган илләренә кайта башлаган һәм шулай ук эшкә дип килгән мигрантлар да монда төпләнү ягын карый. "Хәзер монда, теркәлеп эшләүчеләр генә түгел, ә калып, фатирлар алып гаиләләре белән торучылар да күп", ди Әбделганиева.

Кәүсәрия Матросова сүзләренчә, эшче мигрантлар Казанда әле хәзергә үзләрен артык сиздерми, әмма торып калып, аякка баскан очракта, хәлләр катлауланырга да мөмкин.

"Мигрантларның Европа илләрендәге усаллыклары безнең якларга да килеп җитәргә мөмкин дип борчылам. Ул халык башта килә, урнаша. Башта алар синең хезмәтчең булырга да риза. Яхшы гына эшләп аякка баскан очракта, аларның саны арта бара. Шуннан соң инде, нигә мин боларга кол шикелле эшләп йөрим әле, дип, ниндидер ризасызлыклар, усаллык, көнләшү дә барлыкка килергә мөмкин", ди Матросова.

“Левада-үзәге” директоры урынбасары Алексей Гражданкин сүзләренчә, иммигрантларның тормыш рәвешләре һәм телләре башка булганга илдәге түбән катлау һәм белем дәрәҗәләре түбән булганнар арасында ризасызлык тудыра. “Левада-үзәге” мәгълүматларына караганда, дүрттән өч русияле мигрантларның саны бүгенгегә караганда ким булырга тиеш, дип белдергән. 71% халык мигрантлар күбәя барган саен җинаятьләр дә артачак дип саный.
Русия ел саен 1 миллион эшче кешесен югалта

Әмма шул ук вакытта илнең үз ватандашлары арасында эшче кулларга кытлык елдан-ел ныграк сизелә. Дөньяда эре консалтинг компаниясе Mercerнең хисабы чыкты. Анда 2020 елга Русиянең үз халкы арасында эшче куллар 5,5 миллионга кимиячәк дип белдерелә. 15 яшьтән 64 яшькә кадәр булган кешеләр бүгенге белән чагыштырганда 4%-ка ким булачак.

“Миграция XXI век» фонды президенты Вячеслав Поставнин исә, Русия ел саен 1 миллион эшче кешесен югалта, дип белдерә. Бу саннарга хезмәт итү яшенә җитеп эшләргә теләмәүчеләр кермәгән.
XS
SM
MD
LG