Accessibility links

Парижда гейлар өчен мөселман гыйбадәтханәсе ачылды


Парижда гейлар өчен мөселман гыйбадәтханәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

30 ноябрь җомга көнне Париж читендәге бер бистәдә гейларга ачык мөселман гыйбадәт бүлмәсе эшли башлады. Әлеге гыйбадәтханәне оештырган, үзе дә дин тотучы гей Людовик-Мөхәммәт Заһид мәчетнең урыны бик уңайлы, ул кеше күзеннән читтә һәм бу тирәдә сәяси чаралар да узмый, ди. Һәр җомга көнне бу гыйбадәт бүлмәсенең ишекләре гейлар, трансгендерлар һәм транссексуаллар өчен ачык булачак, анда ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да утыра алачак. Бу кечкенә бер бүлмә генә булса да, кайберәүләр аны Европаның гейларга һәм лесбиларга ачык булган беренче мәчете дип атады.

XS
SM
MD
LG