Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда яңа конституцияне тикшерү кичектерелде


Мисыр югары мәхкәмәсе якшәмбе көнне илнең яңа конституциясен әзерләгән төркемнең гамәлләрен тикшерү утырышы кичектерелә, дигән карар чыгарды. Мәхкәмә карарында моның сәбәпләре административ, дип аталса да, үз исемен атарга теләмәгән бер адвокат халыкара мәгълүмат чараларына кичектерүнең сәбәбе - урамга чыккан меңләгән кеше, дип белдерде.

Утырышның кайсы көнгә билгеләнүе хәбәр ителми. Президент Мөхәммәд Мурси конституция турында референдум 15 декабрьгә билгеләнде, дип хәбәр итте. Кичә Мурсины яклап урамнарга аның йөз меңләп тарафдары чыкты.

Amnesty International хокук яклау оешмасы, президент яклы исламчы көчләр тарафыннан язылган яңа конституция өлгесендә кеше хокукларын яклау "аксый" дип белдерде.
XS
SM
MD
LG