Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык СПИД куркынычын аңлап бетерми"


Чаллының СПИд үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов
Чаллының СПИд үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов

СПИД авыруына каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Чаллының СПИд үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов матбугат очрашуы уздырды. Аның әйтүенчә, Татарстанда ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны кискен күбәя бара. Шәһәрләрдә генә түгел, төрмәләрдә, авылларда да шундый ук күренеш.

ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең хокуклары нинди? Алар хөкүмәт ярдәме белән торак шартларын яхшырта аламы? СПИД авырулы сабыйлар таза балалар белән рәттән мәктәпләргә, бакчаларга йөри аламы һәм җәмгыятьтә бу күренешкә караш нинди? Очрашу барышында без Галимҗан әфәндегә шушы һәм башка сорауларны юлладык.

– Галимҗан әфәнде, әңгәмәне Казандагы бер хәлдән башлыйк. Шушы көннәрдә Казан мәхкәмәсе ВИЧ вирусын йоктырган биш яшьлек Роман Абдуллинның яшәү шартларын яхшырту үтенечен кире какты. ПИД белән авыручыларның фатир, тормыш шартларын яхшырту хокукларына тукталып китсәк иде.

– ВИЧ-инфекцияле кешеләргә аерым фатир бирү, торак шартларын яхшырту канунда каралмаган. Ачык туберкулез булганда гына мәсьәлә күтәрелергә мөмкин. Чаллыда ике меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлде. Араларында кысан бүлмәләрдә , күршеләр белән яшәүчеләр дә байтак. Бу авырулар башкалар белән тигез һәм тормыш, торак шартларын яхшырту якларын үзләре кайгыртырга тиеш.

– ВИЧ-инфекцияле балаларның таза балалар белән бер бакчага, мәктәпкә йөрү күренеше дә халыкны борчый. Андыйлар баланың авыруын яшереп бакчага яки мәктәпкә бирү белән риза түгелләр?

– ВИЧ – йогышлы авыру түгел. Ул бары өч юл – наркотик кулланганда гомуми энәләр белән эш иткәндә, җенси юл һәм авыру ана күкрәк сөтен имезеп баласына йоктырырга мөмкин. Балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә мондый куркыныч юк. Йогышлылык ягыннан бу авыру куркыныч түгел. Кеше үз чире хакында башкаларга әйтми дә калдыра ала. Кирәк дип саный икән, мөдиргә, җитәкчегә яки бик якын дусларына әйтергә мөмкин.

Татарстандагы халыкның 30% чамасы ВИЧ-инфекциягә тикшерү узган. Русия күләмендә бу күрсәткеч 10% чамасы. Калган 90% халык арасында да бит әле ВИЧ-инфекциялеләр булырга мөмкин.

– Сез Чаллы тирәсендәге тугыз район һәм шәһәрне күзәтчелектә тотасыз. Соңгы вакыттагы вазгыять нинди?

– ВИЧ-инфекция соңгы өч елда тагын артуга китте. Чөнки наркотиклар күп. Әле күптән түгел генә Чаллыда 82 кг героин тоткарлануын хәбәр иттеләр. Наркотик кулланучылар кимеми һәм инде инфекцияле кешеләр саны да арта.

Быел гына Чаллыда 258 кешедә ВИЧ-инфекция табылды. Мондый саннар 1999-2000 елларда гына күзәтелде, аннан инде кимү ягына киткән иде. Күрәбез, кабат моннан 10 элекке вазгыятькә кайтабыз. Халык бу куркынычны аңлап бетерми кебек. Әлеге авыру 100% үлемгә китерә бит. Авырулар уртача 10-12 ел яшәргә мөмкиннәр, дарулар алсалар, гомерләрен 20-25 елга озайта алалар. Әйткәнемчә, бу авыруның азагы барыбер үлем белән тәмамлана.

– Сезнең үзәк тирә-яктагы төрмәләрдә дә авыруларны ачыклау буенча эш алып бара. Кайбер нәтиҗәләрне күрсәтеп китмәссезме?

– Русиядә быел 670 мең кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган. Халыкның 10% чамасы гына тикшерелүен исәпкә алсак, бу санны тагын ике-өчкә тапкырларга кирәк. Русиядә кимендә ике миллионнан артык ВИЧлы кеше бар. Төрмәләргә дә бит шул ук наркоманнар, Русия ватандашлары эләгә. Бүгенгә Русия төрмәләрендә 800 меңнән артык кеше бар икән, шуларның 70 меңе ВИЧ-инфекцияле, 120 мең кешедә туберкулез ачыкланган. Төрмәләрдәге һәр сигез кешенең берсендә туберкулез ачыклана, һәр ун кешенең берсе ВИЧ-инфекциясе йөртә.

– Татар милләтен саклап калуда татар авыллары зур урын тота диләр. Авылларда бу авыру бармы?

– Авылларыбыз инде бетү ягына бара. Моннан ун ел чамасы элек урыс авыллары бетүен сизгән идек, соңгы 3-4 елда татар авыллары да кимү ягына китте. Колхозлар таралды, мәктәпләр ябыла, эш бетте. Хәзер инде күпме генә мәктәпләр салабыз, клублар төзибез дисәк тә, аларга кем йөрер соң? 5-6 елдан соң татар авыллары да куркыныч астында калачак. Авылда эчүчелек, наркоманлык та арта бара. Мәсәлән, Алабуга районында 100дән артык ВИЧ-инфекцияле кеше бар икән, андыйлар бит авылларда да яши. Менделеев районындагы сигез авылда инфекцияле кешеләр яшәве билгеле. Авыллардан килеп Чаллыда, Түбән Камада яшәүчеләр дә бар. Аларның туганнары авылда һәм алар шунда кайтып-китеп торалар. Монда инде авыл яшьләре белән наркотиклар кулланырга, җенси мөнәсәбәткә керергә дә мөмкиннәр. Авылларда да тикшерүләр булса, авырулар саны тагын да артачак.

Галимҗан Зарипов әйтүенчә, узган ел Чаллыда СПИД авыруыннан 59 кеше үлгән, быелның унбер аенда 42 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Чаллыдагы СПИД үзәге бинасы
Чаллыдагы СПИД үзәге бинасы
XS
SM
MD
LG