Accessibility links

Әхмәт Тимер


Әхмәт Тимер (1912-2003)
Әхмәт Тимер (1912-2003)
Әхмәт Тимер, чын исеме Әхмәт Рәшит улы Яруллин – күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече, профессор.

Тормыш юлы

Балачак

Ул 1912 елның 14 ноябрендә элекке Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында дөньяга килә. Бала чагыннан ук Әхмәт мәгърифәткә омтылган. Әтисе Рәшит һәм әнисе Зәйнәп ул заманның шактый укымышлы кешеләреннән саналган. Рәшит Яруллин ун еллап Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәре мәдрәсәсендә белем ала, туган илгә кайткач, Диния нәзарәтендә имтихан тотып, имам-хатыйп һәм мөдәррис исемен ала, авылларында укытучы-имам булып эшли. Әнисе Зәйнәп ханым исә Әлмәттәге кызлар мәктәбендә укыта, аның шигырьләре милли журналларда басыла.

Укырга-язарга Әхмәт әтисеннән өйрәнә. 1921 елда Бөгелмәдәге рус мәктәбендә укый башлый. Татар баласы булганга күрә ул монда шактый кимсетә. Инкыйлаб вакытында исә әтисе мулла булуын искәртеп, Әхмәтне мәктәптән куалар.

Төркия

1929 елда Әхмәт Тимер туган ягын ташлап, Төркиягә качарга мәҗбүр була. Аның әти-әнисе һәм бөтен туганнары Татарстанда кала. Һади Атласи җитәкчелегендәге «Идел-Урал» оешмасы белән бәйләнештә булганлыкта гаепләп, әтисен Рәшитне кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә 9 иптәше белән бергә атып үтерәләр.

Йосыф Акчура ярдәме белән Әхмәт һәм аның иптәше Габделәхәт Трабзон укытучылар интернат-мәктәбенә укырга керәләр. 1934 елда мәктәп ябыла һәм Истанбул Хәйдәрпаша мөгаллим мәктәбе белән берләшеп, Истанбул Хәйдәрпаша лицее булып оеша. 1935 елда Әхмәт Тимер лицейны уңышлы тәмамлый. Шул ук елны ул Әнкарада яңа ачылган тел-тарих һәм география факультетына кабул ителә.

Факультетка укытыр өчен төрек галимнәреннән башка, чит илләрдән, күбрәк Германиядән фән белгечләре чакырылган була. Алар арасында Әхмәт Тимер аеруча профессор Ласло Рашоньи белән якынлаша, аңа алманча лекцияләрен төрекчәгә тәрҗемә итүдә зур булышлык күрсәтә. Шулай ук ул Лейпциг университеты профессоры Бенно Ландсбергер белән еш аралаша.

Германия

1941 елның 17 июнендә Әхмәт Тимер аспирантураны тәмамлый, ләкин диплом яклау тантанасы кичектерелә. ССРБда Бөек Ватан сугышы башлана, Әхмәт Тимерне алманнар рус булмаган милләт әсирләре арасында тикшеренү эшләре алып бару өчен комиссиягә чакыра. Ул татар, башкорт, чуваш һәм фин-угыр халыклары өчен җаваплы булып билгеләнә.

1943 елның 22 июлендә аспирантлык дипломына ия булып, фәннәр кандидаты исемен ала. Шул елны ул Төркиягә кайта. 9 елдан соң янә Германиягә бара, 1952 елда Һамбург университетына төрек теле дәресенә лектор итеп билгеләнә.

1953 елның 1 августында доцентлык дәрәҗәсенә күтәрелеп, шул ук елның 19 декабрендә, доцент буларак, беренче лекциясен укый. Аннан соң «Татар әдәбияты тарихы» һәм «Монголча текстлар» дигән дәресләр бирә башлый. Болар белән генә чикләнмичә, Әхмәт Тимер фәнни эшчәнлеген актив дәрәҗәдә дәвам итә: Себер һәм Урта Азиядәге төрки халыклар арасында озак еллар яшәгән һәм Казанда да гомеренең 12 елын уздырып, анда Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек күренекле татар галимнәре белән гыйльми эзләнүләрдә булган, дөньякүләм танылган тюрколог Вилһелм Радловның тормышы һәм эшчәнлеге турында тикшеренүләр алып бара. Бу фәнни әсәр 1955 елда Германиядә, 1991 елда Төркиядә басылып чыга.

1954 елда яңадан Төркиягә әйләнеп кайта, ә 1975 елның октябрь аенда Германиягә өченче тапкыр китә. Аны Мүнхен шәһәренә, «Азатлык» радиосына эшкә чакыралар. «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә бер ел киңәшче булып эшли.

Әхмәт Тимер беренче булып Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын кора, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була.

1981 елда ике елга Маинц университетында тюркологиягә бәйле лекцияләр укырга чакырыла.

1980 елда 70 яшь тулгач ялга чыга. Ләкин гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый.

2003 елда 90 яшендә Әхмәт Тимер вафат була.

Википедия язмасы: Әхмәт Тимер
XS
SM
MD
LG