Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Новая газета» хәбәрчесе сорау алуга чакырылган


«Новая газета» хәбәрчесе Аркадий Бабченкодан чуалышларга чакыру эше нигезендә шаһит буларак сорау алганнар. Аның блогында президент сайлаудан соң рөхсәт ителмәгән митинглар оештырылуы турындагы фикердән соң җинаять эше ачылган иде.

Журналист сүзләренчә, Тере журналда чыккан мәкаләдә бернинди чакырулар булмаган, ә өзек-өзек җөмләләр тулы язмадан кисеп алынган.

Чуалышларга чакыру турындагы җинаять эше Русия җәмәгать пулаты вәкиле Борис Якеменконың рәсми мөрәҗәгатенә җавап буларак ачылган иде.
XS
SM
MD
LG