Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко” фиркасе парламент сайлавының бер еллыгын искә алырга җыена


“Яблоко” фиркасе иртәгә парламент сайлавының бер еллыгы уңаеннан Русия сайлау комиссиясе бинасы каршында чара уздырырга планлаштыра.

“Яблоко” партиясе җитәкчесе Сергей Митрохин элегрәк үз блогында 4 декабрь алар өчен матәм көне һәм алар гадел сайлауларны “җирләүне” искә алырга җыенуларын язган иде.

Аның сүзләренчә, алар үзәк сайлау комиссиясе бинасының ишекләре янына ак канәферләр алып килергә тәкъдим итә.

“Яблоко” фирасе матбугат үзәгендә Интерфакска белдерүләренчә, партия вәкилләре массакүләм чара уздыру турында шикаятьләр булмасын өчен чәчәкләр куюга кешеләрне берешәр-берешәр килергә чакыра.
XS
SM
MD
LG