Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Төньяк Корея ракетасын бәреп төшерү белән кисәтте


Токио Төньяк Кореяның җибәрергә җыенган ракетасы Япония һава чиген узып керсә, аны бәреп төшерү белән кисәтте.

Элегрәк Төньяк Корея 10ннан алып 22 декабрьгә кадәр ракета очырачагын белдергән иде. Бу БМО иминлек шурасы резолюциясен бозу булып тора.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Пхеньянны ракета җибәрүдән баш тартырга чакырды.

Төньяк Кореяның элек ракета җибәрү тырышлыгы уңышсыз тәмамланган иде, ракета океанга төште.
XS
SM
MD
LG