Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Израилны торак төзү планыннан баш тартырга чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Израилны Үрдүннең көнбатыш ярында яңа яһүд торакларын төзү планыныннан баш тартырга чакырды. Җомга көнне Израил рәсмиләре тарафыннан игълан ителгән план нигезендә өч меңгә якын фатир төзү күздә тотыла. Пан Ги Мун сүзләренчә, әлеге планны тормышка ашыру халыкара хокукларга каршы килә һәм Израил-Фәләстин арасында солых урнаштыру тырышлыкларына аяк чалачак.

Израил үз планы турында Нью Йоркта БМО генераль ассамблеясы утырышында күп кенә илләрнең Фәләстиннең мөрәҗәгатен яклавыннан соң белдерде. Аның нигезендә, Фәләстин Берләшкән милләтләр оешмасында "әгъза булмаган дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде.

Якшәмбе көнне АКШтан кайткан автономия башлыгы Мәхмүт Аббасны Рамаллада зур тантана белән каршы алдылар. “Әйе, хәзер безнең илебез бар”, диде Аббас халык алдында чыгыш ясап.
XS
SM
MD
LG