Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:46

Миңнеханов Төркиягә сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар уздырды


Бүген Русия-Төркия шурасы уртак утырышында катнашу өчен Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге вәкиллек кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә килде. Истанбулда ул шәһәр мэры Кадыйр Топбаш белән очрашты һәм аңа татарларга булган игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Быел гына да Төркиядә татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән паркта аның истәлегенә һәйкәл ачылды, Сабантуй бәйрәме узды. Миңнеханов Истанбул мэрын Казанда “Истанбул” паркының ачылыш тантанасына чакырды. Ул 2013 елның июнендә ачылыр дип көтелә.

Топбаш 2014 елда Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы вазифасын башкарасын әйтеп, 2010 елда Европаның мәдәни башкаласы булган Истанбул җитәкчелегенең Казандагы кардәшләре белән мондый чаралар уздыру буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын җиткерде.

Миңнеханов сүзләренчә, киләсе елда җәйге Универсиаданы кабул итәчәк Казан 2020 елда җәйге Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва итүче Истанбулга мөрәҗәгать кампаниясендә катнашу тәҗрибәсен өйрәтә ала.

Бүген Миңнеханов Истанбулда Төркия икътисад министры Зәфәр Чаглаян белән дә очрашып киләчәк хезмәттәшлек турында сөйләште. Анда 2013 елның апрелендә Төркия эшмәкәрләренең Татарстанга сәфәре планлаштырылуы турында да сүз барды.

Миңнеханов эшлекле иртәнге аш барышында Төркия белән хезмәттәшлекнең әлеге ил төзүчеләрен җәлеп итүдән башланганлыгын искәртте.

“Төркия төзелеш бизнесы безнең төзүчеләрне ничек эшләргә кирәклеген өйрәтте һәм бүген иң җаваплы объектлар безнең Төркия ширкәтләре ярдәмендә төзелә”, диде ул.
Шулай ук Миңнеханов “Эфес групп” президенты Алехандро Хименс, “Коч холдинг”ның идарә рәисе Мостафа Коч, “Ренессанс” ширкәте идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан президенты идарәсе матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG