Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себернең Урманбаш авылында каз өмәләре үтә


Каз өмәсендә
Каз өмәсендә

Түбән Тәүде районының XX гасырның унберенче елларында Татарстанның төрле районнарыннан күчеп килгән кешеләр яшәгән Урманбаш авылында каз өмәләре үткәрү әле дә саклана.

Себердә үткән гасырның 70-80нче елларына кадәр һәр авылда диярлек гөрләтеп казлар үстергәннәр. Сулыклар якын, колхоз-совхозларда иген чәчелгән – ашатырга аш булган. Тик аучылык төп кәсебе булган төбәкләрдә генә кош-корт, мал-туар асрауга ау этләре комачаулаган. Хәзер инде каз-үрдәк тулы елга буйлары бик сирәк. Халкыбыз йолалары да онытыла. “Армиягә китәсе егеткә каз аягы ашаталар, чөнки каз гел өйгә кайта, егет тә туган йортына әйләнеп кайтсын”, “каз канатын кешегә бирмиләр – кул китә" кебек кайбер ырымнар гына өлкән буынның хәтерендә сакланып калган.
Каз өмәсендә
Каз өмәсендә


Электән үк казларны көннәр салкынайтуга урнаштыра башлаганнар. “Хәзер казларны төрле вакыт суялар – халыкта зур туңдыргычлар җитәрлек, ә менә элек кар яугач кына йонын йолкырга тырышканнар. Чөнки мендәр ясыйсы, юрган сырасы бар. Кызга бирнә әзерләргә кирәк. Иң әйбәт мендәр – каз йоныннан ясалганы инде ул. Тик аны үрдәкнеке белән дә, тавык йоны белән дә кушарга ярамый. Үрдәк белән каз дус булмаганга катнаш йонлы мендәрләрдә тыныч йоклап булмый диләр, ә тавык йоны кергәне башны авырттыра икән”, дип сөйләп өлгерде каз пешекләгән арада Гөлнур апа Мәҗитова.
Каз өмәсендә
Каз өмәсендә


Урманбашта җырлы-моңлы, динле һәм ата-бабадан калган традицияләр дә дәвам итә. Гайнетдиновлар гаиләсендә дә Каз өмәсе ясаганнар. “Әйе, бу авылда һәрбер нәрсәдән бәйрәм ясап, матур итеп яши беләләр, - дип авылдашлары белән таныштырып китте авыл килене Наилә Сафиуллина. - Мондагы хатын-кызлар һәм авылга килен булып төшкәннәр тормышны яулык бәйләүдән башлыйлар. Каз өмәсен ел саен чиратлап йорт саен уздырып киләләр. Әнә ничек матур итеп җырлашып, сөйләшеп эшлиләр алар. Нинди матур, гүзәл халкыбызның йолалары.

Миңсылу казларны үтүк белән парландыра
Миңсылу казларны үтүк белән парландыра
​Казлар - кадерле бүләк, Яңа ел табынында да алар табынның иң мәртәбәле җирендә урын алалар. Хуҗабикәләр һәркайсын 1500-2000 сумнан сатып, гаилә кесәсенә акча да кертә”.

Хуҗабикә Миңсылу казларны үтүк ярдәмендә парландырып тора, алай эшләгәч, казлар яхшырак йолкына икән. Йорт хуҗасы Фердинанд казларны суеп, кызлар янына кертеп тора. Сиксән дүрт яшьлек әбиләре Әминә апа да шул тирәдә мәш килеп йөри.
Өмәчеләргә зур йортта Минсылуның әнисе Нәфисә апа аш-су әзерли. Анда инде токмачлы шулпа янына каз ите табынга бирелә. Менә шулай күмәкләшеп, эштән бәйрәм ясап яши белә урманбашлар. Халкы тырыш булгач, йорт саен иминлек, байлык, муллык хөкем сөрә.
XS
SM
MD
LG