Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Фәрит Мифтахов, миллилекне саклау, милли мәнфәгатьләрне кайгырту дин белән бергә барырга тиеш, дип белдерә.

Дөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов фикеренчә, таркаулык, бер үк шәһәрдә берничә татар оешмасы булу, динне аерым бер юнәлеш итеп карау, сүздән эшкә күчә алмау - җитешсезлек булып тора. Мифтахов 6-9 декабрьдә Казанда үтәчәк Дөнья татар конгрессы корылтаенда сүз алып, шулар хакында чыгыш ясарга җыена.

– Бу корылтайда мин икенче тапкыр катнашам. Дөнья татар конгрессының Казан бүлеге исеменнән чыгыш ясармын, тәкъдимнәрне кертермен дигән теләк бар иде. Безнең бу корылтайга делегатлар сайлаганда конференция үтте. Анда да күп кенә теләкләр әйтелде.

– Конгресс корылтае мөнбәреннән ниндирәк тәкъдимнәр яңгыратырга исәплисез?

– Без ул тәкъдимнәрне әзерләдек. Бигрәк тә соңгы елда милләтне саклау, динне үстерү, татар телен укытуда авырлыклар сизелә. Быел, дингә килгәндә, Татарстан халкына, дәүләтенә Универсиада алдыннан кара тап ябылды.

Универсиада – ул спорт чаралары, бөтен дөньяга Казанны белгертү генә түгел, ә чит төбәкләрдә яшәгән татарлар өчен татар башкаласындагы зур вакыйга булып тора. Без аларга һәм аларның балаларына татарлар кемнәр алар, тарихы нинди булган, аларга әнә шул уеннар форсатыннан файдаланып татарның бөтен тормышы белән таныштырсак иде. Бу чит төбәкләрдә яшәүчеләргә монда тартылу мөмкинлеге бирәчәк.

– Сезнең тел төбегездән аңлавыбызча, Казанның татар башкаласы булуын күрсәтү өчен әле күп эшләр эшләргә кирәк?

– Әйе, хәзер бездә күп кенә төзелешләр бара, шәһәр матурлана – бу бик яхшы. Октябрь аенда гына конгрессның Казан бүлеге белән бер түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәргән идек. Ул "Универсиада һәм татар дөньясы" дип аталды. Мин бу мәсьәлә белән ныграк кызыксынгач, безнең татар спортчылары юк дәрәҗәсендә дигән нәтиҗәгә килдем. Без үзебезне татар дип йөрибез, ә Татарстан башкаласында үтә торган Универсиадада татар спортчылары юк диярлек. Ирек Зиннуров һәм тагын берничә спортчы гына бар. Зиннуров – "Синтез" су тубы яшьләр такымының тренеры.

– Татар яшьләрен спортка тарту програмын булдыру кирәк димәкче буласызмы?

– Мин турыдан-туры мондый програм юк, ул кирәк дип әйтә алмыйм. Шул ук вакытта әйтәсем килә, булган спортчыларны, Ирек Зиннуровны һәм башкаларны булсын, дөрес итеп пропагандалау, аларны таныту, аларның татарлыгын күрсәтү юк. Сатып алганнар түгел, ә үзебездә үскәннәргә игътибар кирәк. Ул кешеләр үрнәк булырга тиеш. Әгәр ул татар мөселман булса, без үзебезне Универсиада аша гына түгел, ә спортчылар аша да күрсәтә алачакбыз.

– Сез, Татарстандагы дини вазгыять каралтып күрсәтелде дип әйттегез. Ничек уйлыйсыз, Татарстанны каралтмасыннар өчен ни эшләргә кирәк?

– Без татар исламы турында күп кенә сөйлибез. Бөтенебез ул исламның безнең әби-бабалардан калганын беләбез. Совет чоры башыннан алып 90-нчы елларга кадәр күп кенә кеше динсез булды. Татарда дин артка калды. Минем әйтәсем килә, Дөнья татар конгрессының, бөтен төбәкләрдә яшәгән татарларның үз теле, үз милләте булган кебек, үз дине дә булырга тиеш. Милләт белән дин булганда гына, халыкның киләчәге булыр. Кайберәүләр бик милләтчән була, ә диннәре икенче урында, аның турында артыгын уйламый. Ә кайберәүләр дингә китеп, мөселманлыкны гына өстен куя. Бу дөрес түгел. Һәрберебез дә, мин – мөселман, мин – татар дигән юлда булырга тиеш.

Дөнья татар конгрессы һәрбер төбәктә дә безнең традицион исламны күтәреп, башка диннәр арасында да хөрмәткә ия халыкка әйләнергә тиешбез. Диндә, әлбәттә, төрле үзенчәлекләр бар. Без барыбыз төрле, төрле вакытта дингә киләбез, төрле яшьтәбез, әмма бөтен мөселманнар, дин әһелләре Татарстанда дуслыкта булырга тиеш. Ярамаган эшләр социаль проблемга әйләнергә мөмкин. Мөселман кеше башка юнәлешкә киткән дибез икән, ул безнең Татарстан кешесе. Без аны күрше Чуашстанга да, Мари Иленә дә җибәрә алмыйбыз. Ул нинди генә фикердә булмасын, ул – безнең кеше. Без аны хөрмәт итәргә һәм без андый кеше белән бергә яшәргә тиеш дип уйлыйм.

– Конгресс тарафыннан милләтне һәм динне үстерү бергә алып барылырга тиеш дип тәкъдим итәсезме?

– Әйе. Конгресс имамнар форумы уздырган иде. Анда концепция тәкъдим ителде. Ул документка күз салсак, бөтен мәсьәләләрне дә хәл итәргә була. Аның бер чишелеше - ул мәхәллә. Бу әйбер дә безнең үзебезнең кулыбызда. Мәхәлләне һәрбер авылдамы, шәһәрдәме төзергә була. Безнең бүгенге катлаулы вазгыятьтә мәхәллә бик кирәкле эш дип уйлыйм мин. Дәүләт милли мәсьәләгә әллә ни ярдәм итә алмас, ә халык теләге булса, үзенә үзе ярдәм итә алыр дип уйлыйм.

Диния нәзарәте, минемчә, бөтен мөселманнар белән эшләргә тиеш. Ул кеше безнең Татарстанда туган һәм яши икән, ул кеше чит төбәкләрдә яши икән, нәзарәт, конгресс, ул төбәкләрдәге имамнар, конгресс җитәкчеләре бу сәясәтне бергә алып барса, дәрәҗәләре дә зуррак булыр иде. Кызганыч, бүген бер үк шәһәрләрдә татарлар икегә һәм өчкә бүленгән. Берсе конгресс, икенчесе автономия дип саналып йөри. Ул алай булырга тиеш түгел. Алдыбызда торган бөтен мәсьәләләрне аерым-аерым түгел, ә мөселман булсын, милли эшләр лидеры булсын, бергә алып бару кирәк.

Кызганыч, эшебез җыелулардан гына тора, җыелабыз да икенче елга кадәр бетә. Аннары безгә дәүләт ярдәм итми дип зарланабыз, нәрсәдер көтеп торабыз. "Балалар бакчалары, мәктәпләр юк" дип әйтәбез. Элек югары уку йортында татар теле кирәкми дисәк, хәзер Бердәм дәүләт имтиханын русча гына тапшырырга кирәк дип сылтау табабыз. Әлегә кадәр беркемгә дә, син татарча сөйләшмә дип әйткәннәре юк. Татар теленә яхшы пропаганда кирәк. Бала татарча да, русча да, чит телләрне дә яхшы белсә - безгә дә, балаларга да, дәүләтебезгә дә зур байлык.

– Сез татар теле мәсьәләсен әйттегез. Конгресс корылтае татар теле катлаулы вазгыять алдында торганда үтә. Яңа мәгариф кануны әзерләнә. Аның өлгесендә татар телен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру турында язылган. Шул ук Казанда яшәүче бала урамга чыккач, иң беренче чиратта татар теленең куллану дәрәҗәсенә игътибар итә. Трамвай троллейбусларда татарча әйтәләрме, игълан-белдерүләр татарчамы, аннан башка урыннарда татар теле кулланылышта булу-булмау белән кызыксына. Бу мәсьәләне, татар теленең кулланылу дәрәҗәсен Казан конгрессында күтәргәнегез бармы?

– 2005 елдан бирле мин Казан думасы депутаты булганда да хакимият белән ул мәсьәләләрне карадык. Документлар әйләнешендә дә татар теле кулланылырга тиешлеге Конституция белән беркетелгән. Хакимияттәгеләр барсы да моны хуплый. "Шулай эшләргә кирәк", ди. Әмма эшләр әйбәт бармый. Хәтта оешмаларның исемнәре дә ике телдә язылмаган. Бу мәсьәләләр күтәрелә, әмма җиренә җиткереп эшләнми.

– Бәлки бу мәсьәлә турында турыдан-туры шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән сөйләшергә кирәктер. Казан конгрессы башлыгы буларак, сезнең аның белән бу турыда кара-каршы утырып сөйләшкәнегез бармы?

– Без хакимият белән бәйләнештә торабыз. Анда татар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Ирек Арсланов бар. Бөтен эшләребезне бергә эшлибез. Илсур Метшин белән дә безнең элегрәк сөйләшкәнебез бар. Ул безне аңлый. Ул бервакыт: "Казан бөтен татарларга мәккә булып тора, без Казанны матур итеп күрсәтергә тиеш", дип әйткән иде. Ә конкрет эшләргә килгәндә, ничек эшләргә кирәклеген аның белән бергә утырып сөйләшкәнебез юк.

– Конгресс резолюция һәм татар халкының алдагы үсеше өчен әһәмиятле документ стратегия кабул итәчәк. Бу документлар кабул ителгәч, сез үзегезнең Казан шәһәре бүлеге белән аларны тикшереп, алга таба нәрсә эшләргә мөмкинлеге турында сөйләшү үткәреп, махсус програм төзергә уйламыйсызмы?

– Ул програмны төзергә исәп бар. Конгресста тикшереләчәк концепциягә безнең яктан да тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм. Әле алда эшләр күп. Аны мин үзем генә дә түгел, хакимият белән генә дә түгел, ә бөтен халык белән бергәләп эшләү кирәк. Бергәләп эшләү юлларын да уйлау кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG