Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли респубикаларны сайлау хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр


Казанда ирекле сайлаулар таләп иткән каршылык чарасы
Казанда ирекле сайлаулар таләп иткән каршылык чарасы

Фәндәс Сафиуллин милли республикаларны сайлау хокукыннан мәхрүм итү юридик яктан да, әхлак ягыннан да дөрес түгел, ди.

Русия Дәүләт Думасында күпчелекне тәшкил итүче "Бердәм Русия" фиркасе төбәк башлыклары сайлауларын кире кайтарганда милли республикалар халыкларын сайлаудан мәхрүм итү юллары турында фикер алыша. Сүз Социаль-икътисади һәм сәяси тикшеренүләр институтының төбәк башлыкларын сайлауны “һәр төбәкнең үзенә туры килә торган башка модельлләргә алыштыру” тәкъдиме турында бара.

Институт белгечләре фикеренчә, төбәк башлыкларының турыдан-туры халык тарафыннан сайлануы беренче чиратта милли республикалар өчен ярамый торган нәрсә. “Коммерсант” газеты “Бердәм Русия”нең бу үзгәрешләрне ябык тәртиптә белгечләр төркемнәрендә әзерләвен белдерә. Сайлаулар моделен үзгәртү беренче чиратта Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Карачай-Черкес, Кабарда Балкар һәм Калмыкстан республикалары өчен зарур диелә.

Бер ел элек Дума сайлавы чорында халык ризасызлыгы дулкыны күтәрелгәч, ул чактагы президент Дмитрий Медведев төбәк башлыкларының халык тарафыннан сайлануын кире кайтарырга вәгъдә иткән иде. Бу елның башында сайлау канунына шундый үзгәрешләр кертелде дә.

Социаль-икътисади һәм сәяси тикшеренүләр институты исә хәзер төбәк башлыкларын хакимияткә китерүнең дүрт яңа моделен тәкъдим итә. Алар арасында төбәк башлыгының Русия президенты тәкъдиме нигезендә билгеләнү тәртибе дә бар.

Бердәм Русиянең бу тәкъдимнәрне ябык тәртиптә әзерләве аларның төрле ризасызлыкларга китерә алуы, ныклап уйланылган тәкъдимнәрнең генә киң җәмәгатьчелеккә чыгарылырга тиешлеге белән аңлатыла.

Гаджимет Сафаралиев
Гаджимет Сафаралиев
Җирле сайлауларны нәкъ менә милли республикаларда рөхсәт итәргә ярамауны институт белгечләре 2004 елга кадәр Кавказ төбәгендәге милли республикаларда сайлауларның киеренкелек һәм бәрелешләр белән үткәнлегенә нигезли.

Думаның милләтләр эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сафаралиев Дагыстанда сайлаулар вакытында кайбер "нюансларның" киеренкелеккә китерү мөмкинлеге сәбәпле кайбер хакимият вәкилләренең республика башлыгын Мәскәүдән билгеләү яклы булуын белдерде.

"Башка халыклар моны үзләрен мыскыллау буларак кабул итәргә тиеш"

Фәндәс Сафиуллин Азатлык радиосына, әгәр дә төбәк башлыкларын сайлау тәртибе кире кайтарыла икән, милли республикаларны гына яманрак шартларга кую башка губерналар белән чагыштырганда республикаларның хокукларын кысу булачак, ди.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин
"Республикалар өлкәләр белән чагыштырганда түбәнрәк дәрәҗәгә төшереләчәк дигән сүз. Русиянең конституциясендә бит барлык субъектлар да тигез хокуклы дип язылган. Шулай булгач, монда республикаларның хокуклары түбәнрәк төшә, өлкә белән чагыштырганда” ди элекке Дума депутаты Сафиуллин.

Аның фикеренчә, мәсьәләгә юридик яктан гына түгел, әхлакый яктан да карарга кирәк.

"Бу Русиянең империя буларак урыс булмаган халыкларга ышанмавы. Империя традициясеннән чыга алмау, империячел фикер йөртүдән аерыла алмау нәтиҗәсендә урыс булмаган халыкларга һәм аларның республикаларына ышанычсызлык белдерү. Шуның белән түбәнсетү, аларга шикләнеп карау. Башка халыклар моны үзләрен мыскыллау буларак кабул итәргә тиеш", ди Фәндәс Сафиуллин.

Ул шулай ук моны гомумән соңгы елларда Русиядә урыс булмаган халыкларга карата алып барылган сәясәтнең бер өлеше дип исәпли, милләтләрне һәм республикаларны бетереп барысын да бер милләткә, бер дингә әверелдереп үзгәртеп кору һөҗүме киң фронт белән баруын күрә.

Фәндәс Сафиуллин әйтүенчә, Казанда Русия стратегик тикшеренүләр институтының бүлеген ачу да шул максат белән эшләнгән.

"Казан бүлеген җитәкләүче Рәис Сөләйманов Татарстан ваһһабчылар оясы, террорчылар оясы, Татарстан җитәкчеләре террорчылар белән бергә бәйләнгән дип көн саен язып тора, бөтен матбугат чыганакларында көн саен аның шул хәбәрләре таратыла. Һәм шушы оешма Русия җәмәгатьчелеге фикерен республикаларны бетерүгә инде әзерләде дисәк тә була. Хәзер әгәр республикаларны гомумән
бетерү турында карар чыгарылса, Русия халкы аны аяк өсте басып кул чабар. Бөтен Русияне шушы ялганга, шушы гайбәткә ышандыру шул институтның филиалына тапшырылган кебек тоела. Ул гына да түгел, аннан соң әле ул филиал Татарстандагы хәлләр турында ялган мәгълүмат биреп Русиянең җитәкчеләрен дә ялгыш карарлар чыгарырга, куркыныч карарлар чыгарырга әзерли. Аның артында кем торадыр, анысы билгесез”, дип белдерде Азатлык радиосына Фәндәс Сафиуллин.
XS
SM
MD
LG