Accessibility links

Кайнар хәбәр

Копейски тоткыннары кыйнау һәм азаплау турында 250 шикаять язган


Чиләбе өлкәсендәге Копейски колониясендә узган протест чарасыннан соң ачылган җинаять эшен тикшерү барышында барлык тоткыннардан – элеккеләреннән дә, хәзергеләреннән дә сорау алыначак. Бу турыда белдергән төбәк тикшерү идарәсе башлыгы Павел Чеурин әйтүенчә, тикшерүчеләр көч куллану һәм тоткыннардан акча җыю турында шикаятьләрне тикшерә.

Русия президенты идарәсендә төзелгән Кеше хокуклары шурасының эшче төркеме белгече Игорь Каляпин әйтүенчә, бу колония тоткыннары 350-дән артык шикаять язган һәм шуларның 250-дән артыгы физик көч куллану һәм азаплаулар турында.
XS
SM
MD
LG