Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаев кабат мәхкәмә каршына басты


Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрдә куллануда гаепләнгән Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевка карата ачылган җинаять эшен кабат тикшерү башланды.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карары белән аңа билгеләнгән аклау карары гамәлдән чыгарылды. Элекке премьерга шәһәрдән китмәү шарты куелды.

Сарбаев 1.6 миллион сум бюджет акчасы исәбенә шәхси мәнфәгатьләрдә махсус очкыч яллап Австриягә барып кайтуда гаепләнгән иде. Мәхкәмәдә ул моны элекке президент Мортаза Рәхимов кушуы белән эшләгәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG