Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

Чаллыдан корылтайга сайланган делегатлар арасында язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова да бар. Ул Дөнья татар конгрессының идарә әгъзасы да булып тора. Ул быелгы конгресста милләт хакындагы уй-фикерләрен әйтергә мөмкинлек булмаячак дип саный.

Милли мәҗлес рәисе, Дөнья татар конгрессының башкарма комитет әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова V татар җыенында нинди фикерләрен җиткерергә тели? Без шул хакта аның фикерләрен белештек.

– Фәүзия ханым, булачак корылтай татар дөньясы өчен вакытлымы, бу җыен моңа кадәр җыелып килгән проблемнарны хәл итә алырмы?

– Читтә яшәүче татарлар өчен булачак конгресс зур вакыйга. Алар инде шактыйдан әзерләнәләр, делегатлар исемлеген, чыгышларын барлыйлар. Әмма гомуммилләт өчен татар конгрессы 20 ел дәверендә актив татарларның һәм оешмаларның конгрессы булып калды, милләт корылтае дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Мин үзем дә ун ел буена биредә идарә, башкарма комитет әгъзасы булып тордым. Без халыкның социаль мәсьәләләренә дә төшә алмадык. Халыкның ни дәрәҗәдә яшәве мәгълүм бит, зур авырлыклар, югалтулар кичерде ул. Без халыкны хокукый яктан яклар дәрәҗәгә дә күтәрелә, ягъни, халыкара югарылыкта, мәхкәмәләрдә татарны якларлык оешмага әйләнә алмадык. Чөнки конгресс Татарстан президенты фәрманы белән барлыкка китерелде һәм яшәеше дә Татарстан хөкүмәтенә бәйле. Ә Татарстан хөкүмәте, аның җитәкчелеге Мәскәү тарафыннан билгеләнә һәм ул Мәскәү кулында. Телибезме, теләмибезме, конгресс та Мәскәү кулындагы оешма булып чыга, аның күрсәтмәсен узып әллә ни эшли алмый. Моны танырга кирәк.
Алга таба да болай барса, татар халкы үзе дә, аның конгрессы да бетәчәк

Инде халыкны социаль яклауга килгәндә, анысы хакимияткә ризасызлык күрсәтү дигән сүз һәм аның өчен маддә бар. Конгресс бу адымга бармаячак. Халыкара мөнбәргә, мәхкәмәләргә чыгу – Русиянең милләтләргә каршы сәясәтен тәнкыйтьләү дигән сүз. Конгресс моңа да бармаячак. Барса, аны ябып куярга да мөмкиннәр. Менә бит нинди вазгыять. Милли Мәҗлесне теркәүдән төшереп калдырган кебек, татар конгрессын да шул хәл көтәргә мөмкин. Шуңа төрле көч кулланулардан куркыптыр инде, конгресс җитди адымнарга бармады. 20 ел буена татар халкы хокукларын, мәгарифен яклап сүз әйтә алмады. Алга таба да болай барса, татар халкы үзе дә, аның конгрессы да бетәчәк. Милләт бетсә, конгресс калуда мәгънә юктыр. Ә милләт телен югалту аркасында бетәчәк. Телгә бүген һөҗүм бик куркыныч дәрәҗәдә бара. Бу инде милләткә һөҗүм дигәнне аңлата.

1552 елда дәүләтне югалтсак, хәзер милләтне югалтырга мөмкинбез. Татарстанда 300ләп, Башкортстанда да шул кадәр үк мәктәпләр ябылды. Себердә дә шул ук күренеш. Соңгы елларда меңнән артык татар мәктәбе ябылды. Калган, татар дип аталганнарында да татар теле генә татарча укытыла, калган бар фәннәр дә урысча укытыла. Ана телендә укыту ата-ана теләгенә генә калырга тора. Ата-ана баласы БДИны бирсен, югары уку йортына керсен өчен кытай телендә укытырга да риза булачак. Татар шундый ул, баласы укысын гына, аннан соң кем буласы турында уйламый. Мин монда милләтне дә гаеплим, чөнки балам укысын дип Ходай биргән телдән ваз кичү өчен ни дәрәҗәдә аңсыз булу кирәктер. Бу юнәлештә конгресс Башкортстан татарлары белән дә эшләп бетермәде. Ун ел элек конгресс Берләшкән милләтләр оешмасында күзәтүче оешма буларак теркәлсә, шул чакта аның үз сүзен әйтергә хакы була иде. Геноцид, мәктәпләр ябылу хакында әйтергә мөмкинлек була иде бит. Конгресс моны нигәдер эшләмәде.
Башкортстан татарын саклап калу өчен аерым програм кабул итәргә кирәк

Чит ил татарлары белән эшләүне конгресска чакыруга гына әйләндереп калдырдылыр. Анда азатлык өчен көрәшүчеләр, халыкара оешмалар да бар бит. Конгресс аларның берсенә дә чыкмады, чыгарга җыенмый да. Әйе, Башкортстан татарларын суга салдык. Башкортлар белән булмаган милли дуслык аркасында, араларны бозмау өчен миллионнан артык татарны язмыш кочагына ташладык. Бу ялгышны төзәтмәсәк, андагы татарларны да югалтачакбыз. Башкортстан татарын саклап калу өчен аерым програм кабул итәргә кирәк. Аларны Татарстан яки дөнья татарлары белән бутарга ярамый. Башкортстан бүгенге көндә аларның телен, тарихын, мәдәниятен талый гына. Татарстан бу татарларга ярдәм итәргә тиеш. Чөнки Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә “Татарстан чит төбәкләрдә яшәүче татарларга ярдәм итә” диелгән. Бу ярдәм беренче чиратта безгә әдәбият, мәдәният катламын бирүче Башкортстан татарларына бирелергә тиеш. Без аларга ярдәм итмәсәк, аннан шушы мираси байлык килү тукталачак. Конгресста Башкортстан татарлары буенча 6-7 кешелек бүлек эшләп торырга тиеш, министрлык кебек. Конгресс рәисенең бер урынбасары бары тик Башкортстан татарлары өчен генә җавап бирергә тиеш. Шуларны булдыра алсак, ни дә булса эшләдек дияргә мөмкин.
Милләт сакланса да, бары Идел-Уралда гына сакланачак

Мин татар яшәгән бик күп төбәктә, җирдә булдым һәм шундый нәтиҗә ясадым: милләт сакланса да, бары Идел-Уралда гына сакланачак. Шушы төбәк татарларын саклау өчен бар көчебезне бирергә тиешбез. Инде Сахалинда, Ерак Көнчыгышта да татарлар бар, ансамбльләре бар дисәк тә, алар инде соңгы татарлар. Алар инде татарча яза-укый белми, ана телендә сөйләшмиләр дә. Бу татарларны йә Идел-Уралга күчерергә, йә әйтергә "сез, җәмәгать, киләчәктә урыска яки кытайга ашлама булачаксыз. Үзегез өчен көрәшә аласыз икән, исән каласыз, Татарстан меңнәр чакрым торып, сезгә ярдәм итә алмаячак. Мөмкинлек тә юк", дип.

Владивостокта Сабантуен карадык. Анда барганчы Япониягә бару җиңелрәк. Шуңа бөтен көчне татарлар миллионлап яшәгән төбәкләргә бирергә кирәк. Ул – Идел-Урал.

– Фәүзия ханым, конгрессның башкарма комитеты әгъзасы, делегат буларак сезгә сүз бирелүе мәгълүмме, сүз бирелгән очракта әйтәсе фикерегезне әйтә алырсызмы?

– Кызганычка каршы, миңа пленар утырышта сүз бирмиләр. Инде анда Кремль кешеләренә генә сүз бирелер. Мин алар өчен ышанычлы кеше түгел. Ялынып диярлек тарих секциясендә сүз бирүләренә ирештем диярлек. Ерак Көнчыгыштагы татарлар тарихы турында сөйләргә җыенам. Әмма минем бүгенге проблемнарны халыкның күзенә карап, "җәмәгать, нишлибез?" дип күтәрәсем килә. Ләкин инде мондый мөмкинлек булмагач, әйтәсе сүзләремне газетлар аша ирештерергә тырышам. Шулай ук халык белән эшләргә дә җиң сызганып барам.

– Корылтайлар барышында анда катнашучы халык таләбе буенча сүз бирү очраклары бар. Конгресс делегатларының сезнең чыгышны сорауларын фаразламыйсызмы?
Корылтайда татар теленең Русиядә икенче дәүләт теле булырга тиешлеге хакында мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк

– Элек андый хәлләр була иде. 1997 елда халык таләбе белән мине президиумга да менгереп утырттылар, ике конгресста сүз дә бирделәр. Ул чорда азмы-күпме демократия булган. Хәзер әллә ни булды. Мин конгрессның башкарма комитеты әгъзасы булсам да, кемнәр чыгыш ясасын, идарәгә кемнәр сайланасын, президиумда кемнәр утырасын да белмим. Анда милли консепция кабул итәргә җыеналар икән, аның проектын да күргән юк. Анда халыкка сүз әйтергә ирек бирмәсләр дим. Уйлап карагыз, пленар утырыш иртәнге сәгать 10да башлана, 14.00 сәгатьтә бетә. Монда ни хакында гына сөйләшергә мөмкин? Гадәттә бу утырышлар икешәр көн бара иде. Бу юлы бары берничә сәгать. Анда президент сөйләсенме, мөфтиләрме, читтәге, кемнәрдер утыртып куйган кешеләр сөйләсенме? Шулар белән вакытны тутыралар да, авызны да ябалар. Бу юлы инде үземнең чыгышка да, идарәгә сайланырга да өмет юк. Шулай да мине эшләмәде дип әйтә алмыйлар, эшләдем, Чаллыда гына ятмадым. Мин дөнья буенча йөрдем, татарның проблемнарын күрдем, халыкның игътибарын шуңа юнәлтергә тырыштым.

Әңгәмә барышында җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова конгресс мөнбәреннән Русиядә татар теленең икенче дәүләт теле булырга тиешлеге хакында мөрәҗәгать кабул ителү зарурлыгына да басым ясады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG