Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голливудта Татарстанда удмуртлар турында төшерелгән фильм күрсәтелгән


Татарстан режессеры Алексей Барыкинның «Вырклед-Бодья» фильмы Голливудта «Кинематография сәнгате фильмнары»нда бәйге кысаларында күрсәтелгән.

«БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, әлеге фильм Татарстандагы удмуртлар авылына багышланган. Бары анда гына удмуртлар инде дөньяда онытылган үз гореф-гадәтләрен саклап калганнар. Документаль фильмда удмуртлар үз телләрен саклап калуга ирешү турында сөйли һәм мәҗүсилек гореф-гадәтләрен күрсәтә.

Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында белем бирүче Барыкинның укучылары Ананстасия Петрова һәм Гөлнара Әхмәтованың фильмнары тиздән Мәскәүдә кеше хокукларына багышланган халыкара «Сталкер» фестивалендә күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG