Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның мөмкинлекләре бик зур"


Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин

Дөнья татар конгрессының V корылтае татар халкы үсешендә яңа баскыч булып тора. Бу хакта конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин белдерде.

Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, татар алдында нинди генә катлаулы вазгыять тормасын, киләчәккә оптимизм белән карау кирәк. Татарның көченә ышану да зур роль уйный. Вәлиуллин милли һәм дини тармаклар төрле булса да, алар алында торган мәсьәләләрне бер яссылыкта карау ягында. Корылтайда кабул ителәчәк "Татар халкын саклау концепциясе" милли лидерларның алдагы эшчәнлекләрендә төп кулланма булачак, дип белдерде ул. 6-9 декабрь көннәрендә Казанда үтәчәк Дөнья татар конгрессының бишенче корылтае алдыннан Вәлиуллин Азатлыкка әңгәмә бирде.

– Конгрессның бишенче корылтаеннан нинди нәтиҗә көтәсез?

– Глобаль масштабтан караганда мин үзем бу бишенче корылтайны зур бер татар җыены буларак күз алдында тотам. Бу безнең өчен бик мөһим бер зур әһәмияткә ия баскыч булып тора.

Бишенче корылтай ул – бала җитлеккән дәвергә җиткәч, әти-әни канаты астыннан һәм гаиләдән чыгып киткәндә үзе бер зур дөньяга кереп киткән кебек. Мин татар милләтен менә шундый халәттә күрәм.

Узган гасырның 90-нчы елларыннан тырмаша-тырмаша үзебезгә юлларны барладык. Безне бүген татар милләте үсеше һәм, әйтик, милли мәгариф, башка юнәлешләрдән караганда да сүгәргә мөмкиннәр. Минем һәм башка аналитикларның фикерләренә караганда, 90-нчы еллар башында бөтенләй дип әйтерлек юкка чыгып барган җирдән татар мәгариф системасы барлыкка килде. 24 сәгать дәвамында эшләүче радио һәм телевидение тапшырулары булдырылды. Татарстанда гына түгел, ә Русия төбәкләрендә газет һәм журналларның саны күпкә артты. Болар барсы да татар милләтенең глобаль үсеш дәвереннән караганда кыска гына вакыт эчендә, 20 елда эшләнгән эшләр. Халыклар үсешеннән караганда 20 ел ул кечкенә генә аралык. Шушы аралыкны без матур итеп узып китә алдык.

Без хәзер яңа этапка җиттек. Бу этап нинди булыр, милләт алдында нинди бурычлар торыр һәм без аларны чишү өчен нинди әзерлек белән киләбез? Мин үземнән чыгып төбәкләрдәге татарлар һәм үзебезнең Татарстандагы татарларның халәтенә күз салганнан соң әйтә алам, безнең мөмкинлекләребез (потенциалыбыз) бик зур. Мине иң сөендергәне шул – милләтебез 90-нчы елларга кадәр булган исерткечле халәттән чыга бара. Исерткеч эчемлекләрдән бөтенләй баш тарткан милләттәшләребез бик күп. Шулай ук татарлыктан курыкмыйча, мин – татар дип әйтүчеләр бик күбәйде. Бу хәл Татарстанда гына түгел, ә төбәкләрдә дә ачык күренә башлады. Алар үзләренең яннарындагы милләттәшләребезнең сан ягыннан гына түгел, ә мөмкинлекләре ягыннан да зур потенциалы барлыгын күрәләр. Дөньякүләм билгеле галимнәр, дөньякүләм билгеле спортчыларыбыз бар. Болай гына саный башласак та 20-25 исемне атый алыр идек. Болар барсы да алга өмет уята.

– Бүгенге авыр вазгыятьтә татар халкы бердәм алга таба нәрсә эшләргә тиеш дип саныйсыз?

– Теләсә кайсы чор теләсә кайсы халыкка җиңел булмаган. Гомумән алганда, бар милләтләрнең үсеш юллары ул төрле проблемнар, төрле вәзгыять белән үрелеп бара. Татар милләте алдында да төрле проблемнар торган. Әйтик, XX йөз башында бер төрле, узган гасырның 80-90-нчы елларында башка бер төрле, ә инде 90-нчы елларның икенче яртысында икенче вәзгыять булса, хәзер исә бүтән дәвергә килеп кердек.
Конгресс эшчәнлеге ул – халыкта ышаныч уяту
Бүген без илдәге сәяси вазгыятьнең дә татарларга уңай булмавын әйтергә тиеш. Икътисади, мәдәни проблемнарны да санарга мөмкин. Боларның барсына да шушы глобаль яссылыкта аларны хәл итү өчен безнең бүген нәрсәбез бар соң дигән күзлектән карау кирәк. Татар кешесенең гаиләсе чиста татар телендә сөйләшеп, балалары татар телен белеп, татар мәдәниятен һәм үткәнен хөрмәт итеп яши икән - ул шушы глобаль процесста да үзенең кечкенә генә өлешен кертә бара. Мәгариф тармагындагы вәзгыятькә күз салсак, безгә алга таба җиңел булмаячак. Без алга таба нинди вәзгыятьтә яшәргә тиешлегебезне күзалларга тиеш. Безнең төп максат - халыкның рухи көчен саклау, аның киләчәккә ышанычын сүндермәү.

Безнең кайбер сәясәтчеләр, белгечләр, хәтта милли хәрәкәт вәкилләре: "Барсы да начар, милләт бетте, Гаяз Исхакый әйткәнчә, инкыйраз килеп җитте", дип әйтүчеләр бар. Ни генә булмасын, хәлебезгә оптимистларча һәм пессимистларча караучылар бар. Безгә хәзер халык белән эшләгәндә күңел төшенкелегеннән качарга кирәк. Әйе, начар вәзгыять бар, әмма алга әле өмет тә бар һәм без шуңа таянып яшәргә тиеш. Конгресс эшчәнлеге ул – халыкта ышаныч уяту. Шушы җиһанда татар дигән милләт бар икән, димәк аның көче бар дигән рухны күтәрү безнең төп максат булып тора.

– Сез Азатлык радиосына әңгәмәдә татар халкын саклау концепциясе һәм аның програмының эшләнеп бетеп килүе турында белдергән идегез. Бу документлар әзерме?

– Ул җыентык булып басылды. Килгән һәрбер делегатка ул концепцияне бирәчәкбез. Бу документ, инде әйтеп узганымча, алга таба милләтне ничек итеп үстерү юллары турында. Бер генә милләтнең дә үсешен ниндидер програмга салып һәм концепция белән генә алып барып булмый. Бу беренче чиратта шушы сәясәт белән шөгыльләнүчеләр, шушы юнәлештә эшләүчеләр өчен үзенә күрә бер күрсәтмә, кулланма булып тора. Милли хәрәкәттә иң актив катнашучы вәкилләребезнең бу зур җыенда аның белән танышу мөмкинлеге булачак һәм аннан соң концепцияне тормышка ашыру програмын хөкүмәткә кертергә уйлыйбыз. Ул програм да эшләнде, анысына концепцияне тормышка ашыру механизмнары язылган. Концептуаль яктан караганда, әлеге документ начар эшләнмәде дип уйлыйбыз, әмма камиллекнең чиге юклыгын да онытмаска кирәк. Корылтай вакытында үтәчәк бер секция утырышын да шушы проблемга багышладык. Бу документка тәкъдимнәр, үзгәрешләр дә исәпкә алыначак һәм корылтайдан соң тагын бер тапкыр карап чыгачакбыз.

– Радиобызга фикер белдерүчеләр арасында татар милләтен алга таба бары тик дин белән генә үстерергә мөмкин дип әйтүчеләр булды. Бу фикергә ничек карыйсыз?

– Минем шәхсән үзем өчен дини сфера һәм милли хәрәкәт өлкәсе яңа йә булмаса чит әйберләр түгел. Дүрт ел буе Татарстанның дини эшләр белән шөгыльләнүче идарәсен җитәкләдем. Әйтергә кирәк, бу эш бик четерекле һәм авыр эшләрнең берсе иде. Хәзер конгресста милли проблемнар белән шөгыльләнгәндә мин алдагыны әйтә алам - безнең милләтнең ике канаты: теле һәм дине бар дип гел әйтеп киләбез. Бу безнең милләтне саклап калу юллары.

Дини вазгыятькә килгәндә дә, безнең проблемнар бик күп. Аларны һәрдаим күтәреп торабыз. Бу проблемнар читтә аеручы күренә. Әйтик, төбәкләрдә XIX йөз азагында, XX йөз башында мәчетләр төзүдә, диннең таратылуында татарлар төп рольне уйнаган. Дини үзәкләребез Оренбур һәм Уфаны гына алганда да ул вакытларда бик зур потенциал булганлыгы күренә. Әмма хәзер төбәкләрдә татар факторы һәм диндәге татар имамнарының, татар вәкилләре булуның әкрен-әкрен генә көчсезләнә баруын күрәбез. Моның үзенә күрә бер сәбәпләре дә бар. Кызганыч, бу сәбәпкә этәрүчеләр һәм андыйлар үзебезнең милләттәшләр арасында да бар.

Конгрессның эш юнәлешенә килсәк, беренчедән, без иҗтимагый оешма. Эшебезне Русия кануннары нигезендә хокукый кысаларда алып барабыз. Без турыдан туры милләт, мәгариф, мәдәният проблемнары белән планлы рәвештә шөгыльләнәбез. Шулай да төбәкләрдәге дини вәзгыятьне күреп бик нык борчылып, башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров теләге белән, өч ел рәттән Русия имамнары форумнарын оештыра башладык. Милли һәм дини проблемнарны барлап, аларны бер яссылыкта карау юлы бу.

Алар хөрмәтле имамнар гына түгел, ә иң беренче чиратта татарлар
Без дини вазгыятьне үз кулыбызга алырга җыенмадык, чөнки кануннар нигезендә безнең аңа турыдан-туры керү хокукыбыз да юк, без аңа керергә дә җыенмыйбыз. Дини проблемнар белән шөгыльләнүче дини оешмалар, диния нәзарәтләре булуны да әйтеп китү кирәк. Бер үк мәсьәлә белән берничә оешма шөгыльләнә башлый икән, үзеннән-үзе аңлашылмаучанлыкка китереп чыгарачак. Алардан читтәрәк торып булса да, үзебез шушы мәсьәләләрне күтәрдек. Үзенә күрә бер киңәшмә механизмын булдыра алдык. Еллар, дистә еллар буе бер-берсе белән аралашмаган, хәтта дошман күргән үзебезнең милләттәшләребезне без бер өстәл янына утырта алдык. Алар дин юнәлешендә эшләүче хөрмәтле имамнар гына түгел, ә иң беренче чиратта татарлар.

Шул җыеннарыбызда аларга, үзегезнең татар икәнлегегезне, шушы факторны да онытмагыз, вәгазьләрегездә, милләттәшләребез белән эшләгәндә илаһилык белән бергә безнең милли рухыбызны да кертергә тырышыгыз, дигән сүзләребезне җиткерергә тырыштык.

Безне нигә дини проблемнарны күтәрмиләр, нигә ул мәсьәләдән качалар, дип гаепләргә тырышалар икән, без качмыйбыз. Бөтен проблемнарга да без ачык. Безгә бөтен мәсьәләләр белән дә хатлар килә. Һәрберсен дә җавапсыз калдырмыйбыз, хезмәткәрләрне җибәрәбез, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Алга таба да эшне әнә шул рухта алып барырга ниятлибез. Һәрнәрсәне бер яклы гына карау ярамый, төбенә төшмичә нәтиҗә чыгаручылар да булырга мөмкин. Дини вәзгыять ул бик нечкә әйбер. Ул кешенең күңеле, аның рухы һәм аңы белән бәйле. Ул даирә белән эшләгәндә, иң беренче чиратта, кешеләрнең рухларын рәнҗетмәскә кирәк. Шуннан соң гына ниндидер уңай үзгәрешләргә һәм нәтиҗәләргә килә алырбыз дип ышанам.

– Русия төбәкләреннән, чит илләрдән конгресс корылтае мөнбәреннән чыгыш ясарга теләүчеләр күпме? Алар нинди мәсьәләләрне күтәрергә җыена?

– Корылтайга әзерлек эшләре бик күптәннән башланды. Без чит илләрдән, Русия төбәкләреннән, Татарстаннан килүчеләрнең төрле фикерләрен ишетеп үзебезгә нәтиҗә алып, җитәкчелекне сайлаганда аларга нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген ачыкларга тиешбез. Безгә алдан чыгышларын җибәрүчеләр дә, безнең милләтебезнең көче һәм потенциалы зур, без әле үзебезне күрсәтә ала торган милләт, дип белдерә. Әнә шул юнәлештә эшебезне ничегрәк камил итеп алып барырга, ничек эшләргә кирәклеген тәкъдим итүчеләр дә бар.

Безнең корылтай ябык чара түгел. Пленар утырыш һәм төрле секцияләр үтүче заллар бар кешене дә сыйдырмаганга без делегатларны һәм чит илләрдән килгән шәрәфле кунакларны гына кабул итәбез. Әмма без халыкка һәрдаим ачык оешма. Безнең ишекләребез 24 сәгать буе ачык, телефоннарыбыз һәрчак эшләп тора. Без бөтен халыкның корылтай белән кызыксынганлыгын беләбез. Әнә шунлыктан Дөнья татар конгрессы сайтында пленар утырышларны турыдан-туры трансляцияләячәкбез. Бу - безнең халыкка, милләттәшләребезгә ачык һәм алдыбызда торган проблемнарны чишү өчен әзер булуыбызны күрсәтеп тора. Ниндидер проблемнарны уртага салып чишүдән курыксак без конгресс буларак яшәүдән туктар идек.
XS
SM
MD
LG