Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин Израилны халыкара мәхкәмәгә шикаять итү белән яный


Фәләстин автономиясе Израил Көнчыгыш Иерусалим һәм Үрдүннең Көнбатыш ярында яңа тораклар төзү планыннан баш тартмаса Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү белән яный. Бу хакта Фәләстин хакимияте вәкиле Нәбил Шаат белдерде.

Аның сүзләренчә, Фәләстин бу очракта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирүче БМОдагы «дәүләт-күзәтүче» статусыннан кулланачак.

«Безнең җирләрдә һәм безнең акчаларны урлап Израилнең төзү эшләрен дәвам итүен без хәрби җинаять буларак кабул итәбез һәм бу безне халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә этәрә», диде ул.
Шул ук вакытта Фәләстин хакимияте вәкиле Ханан Ашрави халыкара җәмгыятьне Израилгә карата чикләүләр кертергә чакырды.
XS
SM
MD
LG