Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:47

Башкортстанда электрон университет ачылачак


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, әлеге университетның максаты - югары белем алган яшьләрне артабан да укытып, дәүләт хезмәтләрендә, ширкәтләрдә эшләрлек белгеч ясау, шундый юл белән кадрларны туплау. Президент сүзләренчә, бүген Башкортстан мәктәпләрендә 430 мең укучы белем ала. Шуларның 30 меңе мәктәпләрне тәмамлый һәм яртысы укырга чит төбәкләргә китеп бара, күпчелек өлеше шунда торып та кала. Хәмитов сүзләренчә, бердәм дәүләт имтиханнары бирү нәтиҗәсендә, иң яхшы укучылар Мәскәү, Петербур унииверситетларына китә. Президент фикеренчә, әгәр электрон университет аша аларны тестлап, иң яхшыларын республиканың дәүләт хезмәтләренә алган очракта, бу республикадагы кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә һәм икътисади алга китәргә булышлык итәчәк.

XS
SM
MD
LG