Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме үтте


Балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме
Балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме

Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасында балалар Каз өмәсе бәйрәмен бик ашкынып көткән. Бу көн икеләтә бәйрәм булды.

Бакчада гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга бәйле бәйрәмнәр ата-аналар катнашында үтә. Шундый кичәләрдә шәһәрдә туып үскән балалар гына түгел, ата-аналар да үзләренә күп мәгълүмат туплый.

Балаларга чын бәйрәм күрсәтү өчен уенчык казлар тегеп, каз каурыйларын күпләп әзерләгәннәр. Балалар бәйрәм барышында әзерләнеп куелган каз канатларын бик тырышып сыпырдылар. Мамыклардан йомшак мендәр булуын бик яхшы белә алар. Бәйрәмгә дә бик ныклап әзерләнгән балалар.
Балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме
Балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме


Каз өмәсенә иң уңган, җитеш яшь кызларны, киленнәрне чакырганнар. Иң мөһиме, казның тиресен ертмыйча, чиста итеп йолкырга, чистартырга кирәк. Бу өмәләрдә әби-апалар үзләренә килен дә сайлаганнар икән. Нәкъ чын каз өмәсендәге кебек җырлап, шаярышып өлкәннәр һәм сабыйлар каз мамыгын йолыкты, каз канатларыннан мамык сыпырды. Чистартылган казларны чишмәдә юу йоласын да онытмаганнар. Көянтәләргә казлар элеп, өлкәннәрне чишмәгә озатты балалар. Алар артыннан киләсе елда да казлар күп үссен дип теләкләр теләп, юлга каурыйлар сиптеләр. Казларны юарга китүчеләрне озаткач, малай-кызлар утырма оештырды. Шулай итеп, каз өмәсендә башкарылган барлык йолалар да үтәлде.
Балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме
Балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме


Бәйрәмдә катнашкан әниләр - Гөлназ Гафурова һәм Резедә Муллахмәтова әлеге чарада татар халкы йолалары белән танышуларын, үзләре өчен дә өстәмә мәгълүмат туплавын җиткерделәр.

Каз өмәсе икенче бер бәйрәм – әниләр көненә дә багышланган иде. Оста куллы әниләр үз эшләрен алып килгән. Берәүләре балаларын матур кофталар бәйләп киендерсә, икенчеләре үзләре өчен төрле әйберләр бәйли. Аларны да бәләкәй генә кызлар тәкъдим итте. “Кул эшләреннән күргәзмә оештыру – каз өмәсе бәйрәменә үзенчәлек кертү максатыннан эшләнде. Оста куллы әниләр күп”, диде татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова.
Бәйрәмдә
Бәйрәмдә


Гөлназ Гафурова чигәргә ярата. Бәйрәмгә үз эшләрен алып килгән. Кызы Алия әнисе куллары белән матур итеп чигелгән күлмәк, алъяпкычларны яратып кия. Әбисенә дип чигелгән яулык та кызчыкка бик ошый. Чигелгән мендәр тышларын Алия сокланып карый, ә каз мамыгыннан тутырылган йомшак мендәр кызчыкка аеруча ошый.
Гөлназ Гафурова кызы Алия белән
Гөлназ Гафурова кызы Алия белән


Резедә Муллахмәтова сәйләннән төрле-төрле әйберләр ясарга ярата. Бу җиңел эш түгел икән. Шуңа да Резедә ханымның кызы Азалия әнисенең эшләре белән соклана гына.
Резеда Муллахметова кызы Азалия белән
Резеда Муллахметова кызы Азалия белән

Әлеге бәйрәмнең быелгы үзенчәлеге – каз өмәсенә башка милләт вәкилләрен дә чакырганнар. Ләйсирә Йосыпова моны “Республикада төрле милләт вәкилләре яши, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен белергә тели”, дип аңлатты.

Каз өмәсе сабыйлар күңеленә сеңеп калыр, балалар киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәр дигән ышаныч зур.
XS
SM
MD
LG