Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенатында Магнитский акты каралачак


Бүген АКШ Сенатында юрист Сергей Магнитскийның үлеменә һәм башка хокук бозуларган катнашлыгы булган түрәләргә карата чикләүләр кертү канун өлгесе нигезендә тавыш бирү каралган.

Элегрәк аны АКШ Конгрессы вәкилләре пулаты тарафыннан расланган иде.

Әлеге исемлектә Татарстаннан да берничә кеше бар – Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүчесе Олег Уржумцев, Казанның Вахитов районы хөкемдары Руфинә Газизова һәм Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе хөкемдарлары Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов.

Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский салымнан качуда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 2009 елның ноябрендә тикшерү изоляторында медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле ул вафат булды.

Русия тышкы эшләр министры канун өлгесен кабул итүне “дуслыкка каршы килә торган акт” дип атады һәм Мәскәү тарафыннан һичшиксез җавап булачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG