Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар корылтае узды


6-9 декабрьдә Казанда дөнья татар конгрессы V корылтае узды. Азатлык радиосы аның кайбер чараларыннан туры трансляция тәкъдим итте.


6-9 декабрьдә Казанда дөнья татар конгрессының V корылтае уза. Конгрессның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, корылтайда Русиядән һәм чит илләрдән 800 делегат катнаша. Татарларның дөньякүләм иң зур чарасына Русиянең 61 төбәгеннән 423, чит илләрдән 218, Татарстаннан 150 делегат сайланды. Моннан тыш корылтайда 300-дән артык кунак катнаша һәм корылтай барышын 120 журналист яктырта.

Корылтайда алдагы биш елга исәпләнгән "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклау концепциясе" һәм аны тормышка ашыру програмы кабул ителәчәк. "Татар милләтенең үсеш юллары" дип аталган секциядә дә миллилекне саклау турында фикер алышу булачак. Делегатлар тагын "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны", "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" дип аталган секцияләрдә дә эшләячәк.

Корылтай Башкарма комитетның 2007-2012 еллардагы эшенә нәтиҗә ясап, алдагы биш елга җитәкче органнарны сайлаячак.

Мәдәни чараларга килгәндә, делегатлар һәм кунакларга Камал театры спектакле һәм Татарстан сәнгать осталары концерты да күрсәтелә. Татарстанның берничә районында булып, анда яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән танышу да каралган. Корылтайда рәсми рәвештә "Татар иле" - дөнья татар социаль челтәре тәкъдим ителәчәк.

Бишенче корылтай конгресс оешуның 20 еллыгына туры китереп үткәрелә. 1992 елның июнендә Татарстан президенты фәрманы белән Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә.

Дөнья татар конгрессы Татарстан һәм Русиядәге 203, чит илләрдәге 123, яшьләрнең 50 берләшмәсен үз канаты астына берләштерә.

* * * *
Корылтай програмы

6 декабрь (пәнҗешәмбе)

07.00- 14.00 Кунакларны һәм делегатларны каршы алу, теркәү.
15.00-17.30 Казанның тарихи урыннарына сәяхәт.
18.30-20.30 Камал театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен карау.

7 декабрь (җомга)


10.00-14.00 Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында пленар утырыш.
16.00-19.00 Секцияләр эше:
I секция: Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны (Фәннәр академиясе бинасы).
II секция: Татар милләтенең үсеш юллары (“Казан” милли мәдәният үзәге).
III секция: Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге (IT-парк)
20.00-22.00 Татарстан Республикасы президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе


8 декабрь (шимбә)

10.00-14.00 Пленар утырышның дәвамы (“Корстон”сәүдә-күңел ачу үзәге)
- Секцияләр эшләренә нәтиҗә ясау.
- Корылтай резолюциясен кабул итү.
- Татар халкының этник үзенчәлеген саклау концепциясен кабул итү.
- Съезд мөрәҗәгатен кабул итү.
- “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге низамнамәсенә үзгәрешләр кертү.
- Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау.

9 декабрь (якшәмбе)


7.00-14.00 Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнарына бару.
16.00 Делегатларның китүе.

XS
SM
MD
LG