Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон, Лавров һәм Брахими Сүриядәге низагны бетерү турында сөйләшәчәк


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Дублинда БМО һәм Гарәп илләре лигасының махсус илчесе Лахард Брахими белән очраша. Анда Сүриядәге низагны туктату турында сүз барачак.

Сөйләшү Ирландия башкаласында үтүче иминлек мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция кысаларында булачак.

Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары моны көтелмәгән очрашу дип бәяләде. Шул ук вакытта Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре белән президент Бәшәр Әсад режимына каршы булучылар арасында бәрелешләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG