Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Балаларга рухи җылылык кирәкме?


Луиза Янсуар, “Ялкын” журналының әдәби мөхәррире

Луиза Янсуар, “Ялкын” журналының әдәби мөхәррире

Күптән түгел Азатлык сайтында "Шәһәр яшьләрендә "Ялкын" белән кызыксыну кими" дигән язма чыккан иде. Бу язмага кагылышлы фикерләрнең барысына берьюлы җавап итеп ачык хат яздым. Башта берничә соравым бар: нинди урыс журналлары турында сүз бара, охшашлык нидә ‒ шулар турында да язсагыз иде. "Җылылык" дигән төшенчәнең ни аңлатуын да бик беләсебез килә. Журналны даими укып, аны яздырып барган укытучылар һәм укучылар "Ялкын"ның файдасы, тәрбияви йогынтысы турында язалар безгә.

Дөрес, андыйлар көннән-көн сирәгәя бара (сүз татар теле һәм әдәбияты укытучылары турында бара). Кайбер мәктәпләргә баргач, ана теле укытучыларыннан: “Нигә журналны татарча чыгарасыз, балалар бит БДИны рус телендә бирә, русча чыгарсагыз, рәхәтләнеп язылыр идек”, дигән сүзләр ишетеп кайткан көннәр дә җитәрлек. Ә сез "җылылык" дисез. Хәзерге укытучыларга, әти-әниләргә җылылык кирәк микән - белмим, белмим. Алар тормыш куа, алар җиһаз алыштыра, соңгы модель телефон чыкса, баласына тизрәк шуны сатып алып бирү ягын карый. (Телефон бәясе белән журнал бәясен чагыштырып карау әллә ни авыр түгел!)

Рухи җылылык кирәк түгел аларның балаларына, мәктәпләрдә дә укытучылар рухи якны кайгыртудан бигрәк, хисап тапшыру, БДИ нәтиҗәләре (исегезгә төшерәм, ул рус телендә!), аттестация, грантлар белән мәшгуль. Ничә мәктәптә булып кайттык, электрон почтага балалар иҗатын туплап, хат җибәрергә дә вакыт тапмый хәзерге укытучылар. Белмим, нәрсә дөрес түгел икән бүгенге мәктәп һәм гаилә системында?

Тырнак астыннан кер эзләп, журналның җитешсезлекләре турында интернетта сөйләнеп утыру кыен эш түгел. Ә шул интернеттан аерылып, дөньяга чыгып, нәрсәдер эшләү бик кыен безнең бүгенге заман кешесенә. Заман баласына – бигрәк тә!

Зөбәер әфәнденең “Планшетта йә смартфонда "татар", "балалар" сүзләрен җыйган саен ялт итеп "Ялкын" сайтына юнәлтмә чыгарлык булсын! Шуннан ары иң яхшы татар текстларына, видеоларына, дәреслекләренә юнәлтмәләр булсын! Дәүләт өчен бу "өч тиенлек эш югыйсә” дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Бу дәүләтнең киләчәктә “балалар”, “татар” дигән сүзләрне аңларлык буыны калса инде, әлбәттә.

"Хәзерге “Ялкын” гламур-попса рәвешендә, балалар түгел, олылар да аңламаслык булып чыга" дигән сүзләр белән гомумән килешмим. Ничек аңлыйсыз соң сез ул гламур, попса дигән төшенчәне? Журналны нәкъ менә шул “гайбәт капчыгы”на әверелдермәү – төп максатыбыз. Ә алай итсәң, бик җиңел яздырып була. Кемнең кем белән йоклаганы турында язган матбугатка, берегезгә дә сер түгел, ябырылып язылалар! Сез аны, кеше алдында әйтмәсәгез дә, үзегез дә актаргалыйсыз. “Ялкын”да түбән сортлы бер генә язманың, текстның булганы юк, болай дип әйтүчеләргә сүзем шул: сез журналны кулыгызга да тотып карамаган килеш, чеп-чи ялган сөйлисез. Йә булмаса, акыллы күренер өчен, кемнәндер ишеткәнегезне кабатлыйсыз. Ә "Ялкын"ны укып, ана теленә һәм чын татар мәдәниятенә мәхәббәте арткан, алар белән кызыксына башлаган яшүсмерләрне, кирәк икән, санап чыга алам сезгә.

Монда утыручыларның күбесенең яше ни тирәдә икәнлеген якынча күзаллаганга, шуны да әйтәм: сез күңелегез белән үз чорыгыздагы "Ялкын"ны эзлисез, аны табалмаганга пошынасыз. Ә журнал бит өлкән буын өчен түгел, бүгенге заман яшьләре өчен чыга. Шуны онытмасагыз иде, хөрмәтле татар зыялылары! (Монда бит инде, һичшиксез, татар милләте өчен борчылучы зыялы, гыйззәтле затлар утыра).

Эчтәлегенә килгәндә дә – шул ук хәл. Балаларга журнал кызыклы, балаларга журнал кирәк, әмма бүгенге замана баласы үз акчасына барып журналга язылып кайтмый – бу мөмкин түгел хәл! Аңа ул тәрбияне гаилә дә, мәктәп тә бирми. Мин үскәндә, татар теле, әдәбияты кабинетында, китапханәдә газета-журналлар өелеп тора иде. Укытучылар дәрестә куллана иде вакытлы матбугатны. Хәзер бу – юк. Укытучы үзе үк: “Интернеттан мәгълүмат табып булганда, нигә журнал материалы буенча (аның кул астында булырга тиешлеге турында сүз дә бармый) әзерлим ди укучымны БДИга!”, ди. Мондый мөнәсәбәтне күреп үскән бала ничек матбугатны хөрмәт итсен?

Мәгариф системында, мәдәни мохиттә һәм гаиләдә татар теленә мондый мөнәсәбәт булганда, интернетта чүбек чәйнәп утыру белән генә беребез дә котыла алмаячакбыз. Барыбер ахырзаман җитә дип, Аллаһка тапшырсак кына инде.

Луиза Янсуар
“Ялкын” журналының әдәби мөхәррире

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG