Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

"Татарның дәрәҗәсен үстерергә кирәк"


Дөнья татар конгрессының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе, җырлар авторы Иршат Закиров, корылтай башланыр алдыннан фикерләре белән уртаклашып, татарның дәрәҗәсен үстерергә кирәклекне әйтте. Ул шулай ук Чүпрәледә чуаш милләтенең артуын да телгә алды.

"Бүген безнең төп бурыч - татар халкының дәрәҗәсен үстерү булырга тиеш. Татарның мәдәниятен һәм телен генә түгел, ә нәкъ менә аның дәрәҗәсен үстерү шарт. Чөнки татар халкының мәдәнияте болай да югары санала. Башка милләт халыклары көнләшерлек мәдәниятебез бар. Телебез дә бик камил, матур итеп сөйләшә генә белмибез. Менә анысына өйрәнергә кирәк", ди Иршат Закиров. Автор-башкаручы, элекке район хакимияте хезмәткәре татар милли хәрәкәтенә дә кагылып үтте.

Иршат Закиров

Иршат Закиров

"Безнең татар милли хәрәкәтендә, минемчә бер яктан икенче якка айкалу-чайкалулар күзәтелә. "Без татарлар, татар булу белән бәхетлебез, бездән дә яхшы халык юк", ди бер якта шапырынып йөрүчеләр. Алар "бездә бөтенесе әйбәт" дип мактанырга ярата. Икенче якта киресенчә: "Без беттек, без үләбез, безнең телебез калмады, мәдәниятебезне Көнбатыш мәдәнияте басып алды. Нишләргә дә соң инде хәзер", диеп мескен кыяфәттә шом салып йөрүчеләр бар. "Азатлык!", "Бәйсезлек!" дип кычкыручыларны да беләбез. Әйтерсең ул азатлыкны, мөстәкыйльлекне кемдер китереп бирергә тиеш. Бүгенге шартларда болай эшләү дөрес түгел дип саныйм. Без татар халкын бөтен дөньяга таныту өчен тырышырга тиеш. Уңай, өстенлекле якларыбызга игътибар күбрәк булсын.

– Русиядәге төбәкләргә, милли республикаларга географик атамалар бирергә, "президент" сүзен бетерергә дигән фикерләргә ни диярсез?

– Татар бу очракта да үзенең акылы һәм бердәмлеге белән алдырырга тиеш. Уйлап бетерелмәгән кануннар кабул ителмәсен өчен урамда кычкырып йөрүнең бернинди файдасы булмаячак. Канун чыгаручыларга аңлату эшләре алып барылсын. Көч куллану һич ярамый. "Иптәшләр сез шундый дәрәҗәдә торган татар халкын кимсетәсез бит, сез башка халыкларны да кимсетү юлында түгелме соң", дигән җөмләләр, дипломатик сөйләшүләр булсын иде. Бу алым белән Мәскәүне кайбер мәсьәләләрдә үзебезгә каратып була дип уйлыйм. Бүген Русия җитәкчелеге татар халкын кимсетеп зур ялгышлык эшләячәк ул.

Сезнең җирлеккә кайтсак, Чүпрәледә чуаш милләте нык үсештә икән, татарлар кимү ягында. Моны ничек аңларга, сез бу күренешне раслыйсызмы?

– Дөрес, моның өчен чуаш халкын мактарга кирәк. Ләкин алар безнең районда үсеп китәр дә, татарларга зыян салыр дип уйламыйм. Милли мәсьәләдә чуашлар белән без гомер-гомергә дус-тату, кулга-кул тотынып яшәдек. Әйтәм бит, милли состав үзгәргән очракта да (бүген Чүпрәледә 59 % татарлар, 41 % чуашлар) хәлләр начарлана дип әйтә алмыйм, электән чуаш халкының гаиләләрендә балалар саны күп иде, бүген дә шулай. Алар күп эшли, тырыш, эшчән, ихтирамга лаек халык. Ә менә татар гаиләләрендә балалар саны аз булуны танырга кирәк", диде Закиров. Шул ук вакытта ул үз районында татарлар саны кимүнең сәбәпләрен әйтә алмады.

Бүген Иршат Закиров күп вакытын иҗатка багышлый, ИлСаф, Алсу Әбелханова кебек билгеле татар артистларына җырлар яза. Соңгы елларда ул ИлСаф башкаруындагы "Без - мишәр егетләре" җыры аша халык игътибарын алган иде. Анда: "Татарның "каймагы" - мишәр", дигән сүзләр бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG