Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда оппозиция президентның диалогка чакырган сүзләрен кабул итмәде


Мисырда оппозиция тарафдарлары президент Мөхәммәт Мурсиның милли диалогка чакыруын кире какты. Алар хакимияттән исламчылар режимын бәреп төшерүне таләп итеп җомга митингларга чыгарга чакырды.

Алдагы көнне кичен телевизион мөрәҗәгатьтә Мурси шимбә көнне сәяси лидерлар, “инкыйлаби яшьләр” һәм демонстрантларның кануни вәкилләре белән очрашып илнең сәяси үсеше юллары турында сөйләшергә тәкъдим итте.

Президент шулай ук бу протестларга сәбәп булган вәкаләтләрен арттыру турындагы документның 15 декабрьдә узачак яңа конституция турындагы референдумнан соң ук бетереләчәген әйтте.

Атнакич президентка каршы булучылар Каһирәдә президент тарафлы “Мөселман кардәшләре” хәрәкәтләренең штаб-фатирын яндырырга тырышты. Полиция янгынны тиз генә сүндерде. Франс-пресс белдерүенчә, демонстрантлар һәм полиция арасында бәрелешләр чыккан. Полиция күз яше чыгара торган газ кулланган.
XS
SM
MD
LG