Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцов “Миллионнар маршы” алдыннан активистларны куркытырга тырышуларын әйтә


Оппозиционер Сергей Удальцов режиссер Павел Костомаровта тентүләр уздыруны 15 декабрьгә Мәскәүдә билгеләнгән “Миллионнар маршы” алдыннан хакимиятнең журналистларга һәм граждан активистларына басым ясарага тырышлыкны күрсәтүен әйтте.

Костомаров өендә тентүләр уздыру турында журналист Алексей Пивоваров хәбәр итте. Русия тикшерү комитеты моны раслады һәм Костомаровның 6 майда Мәскәүдә Сазлык мәйданында узган чуалышлар эшендә шаһит булып баруын әйтте.

6 май көнне Мәскәүдә узган “Миллионнар маршында” демонстрантлар һәм полиция вәкилләре арасында бәрелешләр чыкты. Чуалышларга чакыру җинаять эше нигезендә 17 кеше гаепләнә.
XS
SM
MD
LG