Accessibility links

“Фәйзрахманчылар” җитәкчесенә ачылган җинаять эшенең беренчесе мәхкәмәгә тапшырыла


Казан прокуратурасы “Фәйзрахманчылар” хәрәкәте башлыгы 83 яшьлек Фәйзрахман Саттаровка карата ачылган дүрт җинаять эшенең беренчесен мәхкәмәгә тапшырырга әзерләнә. “Вечерняя Казань” язуынча, Саттаров Казан прокуратурасының чираттагы кисәтүләрен искә алмаган.

“Фәйзрахманчылар”ның башлыгын җинаять җаваплылыгына тартуга аның оешмада ябылып яшәгән балаларга рәхимсезлеге сәбәп булуы әйтелә. Балалар мәктәпкә йөрмәгән, хастаханәләргә мөрәҗәгать итәргә ярамаган. Мәхкәмәгә кадәр балалар республиканың төрле балалар йортында булачак.
XS
SM
MD
LG