Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Казан һәм Уфа циркларында милли програм булырга тиеш”


Фәрзәнә Хәлилова
Фәрзәнә Хәлилова

Русия дәүләт цирк компаниясе җитәкчесе Фәрзәнә Хәлилова республикалардагы циркларда милли програмнар булуын тели. Хәлилова фикеренчә, Казан һәм Уфа цирклары тышыннан ук миллилек белән аерылып торырга тиеш.

Күз алдыгызга китереп карагыз, тамашачы белән тулган Казан циркында әкрен генә утлар сүнә һәм дәртле татар көе уйный башлый. Шушы көй астында аренага берсеннән-берсе елгыр атлар килеп чыга. Аларны иярләгән егетләр барсы да татар милли киемнәре кигән. Сафиян читекләре дә, билбаулары да, камзуллары да, башларындагы түбәтәйләре дә татарның милли бизәкләре белән чигелгән. Ул гына да түгел, атларның күннән эшләнгән иярләре дә милли бизәкле. Егетләр берсен-берсе уздыра-уздыра төрле трюклар ясыйлар, җилдән җитез чапкан ат өстенә дә менеп басалар, ияргә бер куллары белән генә тотынып һавада мәтәлчек тә аталар. Һәр номер көчле алкышларга күмелә... Бу күренеш әлегә татар җанлы һәркемнең хыялында гынадыр.

Русия дәүләт цирк компаниясе җитәкчесе Фәрзәнә Хәлилова милли республикалардагы цирк програмнарының милли бизәкләргә бай булуын тели. Ул әлеге компания җитәкчесе булып өч айга якын эшли. Русиядәге бөтен циркларны да үзгәртү, яңарту, заман таләпләренә туры китерү һәм програмнарны баету аның максаты. Шул нисбәттән төбәк башлыклары белән очрашуларын башлап җибәргән. Кыска гына вакыт эчендә биш губернатор һәм Башкортстан президенты белән утырып сөйләшкән.

Уфа циркы
Уфа циркы
"Рөстәм Хәмитов белән без монда Мәскәүдә Русия цирк компаниясендә очраштык. Алар цирк бинасын төзекләндерергә тели. Уфа циркы 60-нчы елларда төзелгән. Мин аларга тышкы ягында милли бизәкләр булырга тиеш дип әйттем. Аннан програмнарга килгәндә дә, республикаларда "Татарстан егетләре", "Башкортстан егетләре", "Осетия егетләре" дигән милли колорит берсүзсез булырга тиеш дип саныйм. Мисал өчен элек Татарстанның, Башкортстанның, Осетиянең, Үзбәкстанның, Грузиянең үз програмнары бар иде. Бүген дә, мисал өчен, Татарстанның һәм Башкортстанның үз цирк програмы дигән тамашаны булдырып була", ди Хәлилова.

Декабрь ахырында Хәлилова Татарстанга җыена. Максаты Казан циркы хәлләре белән якыннан танышу. Президент Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашып сөйләшергә җыена. Хәлилова фикеренчә, Казан циркын да яңарту кирәк. Оча торган тәлинкәгә ошаган бу бинаның тышкы ягында да ул милли бизәкләр булырга тиеш дип саный.

Казан циркы мәктәбе яшәргә тиеш! Бу сүзләрне дә Хәлилова әйтте. "Безнең әле күптән түгел генә Никулин исемендәге циркта бәйге булды. Анда Татарстаннан килгән балалар беренче урынны алды. Шулай ук Башкортстан балалары да бәйгеләрдә катнашалар. Сочида үткән бәйгедә Татарстан һәм Башкортстан балалары шундый яхшы чыгыш ясыйлар. Аларның киләчәге зур", ди Хәлилова.

Хәлилова үзен циркка иң мөкиббән кешеләрнең берсе дип атый. Төмән өлкәсенең сазлыклар, күлләр арасында урнашкан Күкрәнде авылы кызы ул. Бу зур тармакка җитәкче итеп билгеләнүнең, бүгенге уңышының төбендә балачак тәрбиясенең торуын әйтә.

"Минем бүгенге уңышларым – ул кечкенә вакыттан ук бик тырыш булуымда дип уйлыйм мин. Әти-әни мине бик кечкенәдән үк эшкә, һәрнәрсәгә бик җаваплы булырга өйрәтеп үстерде. Мин иң беренче чиратта аларга бик-бик рәхмәтлемен", ди Хәлилова.

Фәрзәнә Хәлилованың әтисе Рәхим абый тумышы белән Күкрәнде авылыннан. Узган гасырның 60-нчы елларында колхозларны эреләштерү сәясәтенә кадәр ул рәис булып эшли. Колхозны бетереп Күкрәндедә бер бүлек кенә калгач, Рәхим абыйны бригадир итеп куялар. Әнисе Әнисә апа сигез баланы тәрбияләү өстенә колхозның төрле эшләренә чыккан. Ул вакытларда, кемнең кем булуына кармастан, билгеле бер күләмдә печән әзерләү, бәрәңге алу планы бүлеп бирелә торган булган.

"Мал-терлекләребез бик күп иде. Без авылда атлар, сыерлар, сарыклар, тавыклар тоттык. Һәрвакыт казларыбыз да булды. Хуҗалык бик зур иде. Мин сеңелләремнең иң зур апалары булам. Миннән соң биш сеңлем һәм кечкенә энем бар. Бөтен авыр эшләр, колхозга печән әзерләү, бәрәңге алу да миңа эләгә иде. Мәктәптә укып бетергәнче иртән торып сыер саву дисеңме, су китерү, өйдәге бөтен эшләр дә минем өстә иде", дип искә ала Хәлилова ул елларны.

Күкрәнде - күлләр иле
Күкрәнде - күлләр иле
Нәкъ шул вакытлардан ук инде ул күңелендә өйләрендәге терлекләргә һәм кошларга үзгә бер хис барлыгын тоеп ала. Сыер, сарык булсын һәрберсе белән сөйләшергә тырыша. Көтүдән кайтканнарын: "Кайттыгыз мени, җанкайларым! Хәзер мин сезгә су эчертермен", дип каршы ала.

Хәлилова атларны бигрәк тә ярата. Ул бүген дә атлар катнашында булган цирк програмнарын калдырмаска тырыша. "Үсмер чагым ат ат өстендә үтте. Авылда көтү чираты иде, мин атка атланып көтү көттем, Күкрәндедә сигез еллык мәктәпне бетергәч, кыш көннәрендә 25 чакрым ераклыктагы Кутарбитка урта мәктәбенә укырга барганда да, ат чанасына утырсам, дилбегәне үз кулыма ала идем. Яз, көз җәй айларында укуга көймә белән йөрдек. Аны ишкәндә авыл янындагы Кәя, Вәргәс, Кыю күлләрендәге йөзәрләгән аккошларга, кыргый үрдәкләргә хозурландым", ди Хәлилова.

Язмыштан узмыш юк, дигән кебек, Фәрзәнәне дә язмыш цирк, кошлар-хайваннар дөньясына алып кереп китә. "1983 елда Төмәндә авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетын бетергәч, колхозга эшкә кайтырмын дип уйлаган идем. Әмма язмыш мине Төмән циркына алып килде дә, шунда эшләп калдым. Үземне циркка бик тә мөкиббән кеше дип исәплим. Миңа циркта эшләү, артистлар белән аралашу бик ошады. Ай саен яңа програмнар килү дә күңелемә хуш килде", ди Хәлилова. 1999 елда аны Төмән циркы директоры итеп куялар. Хәлилова тырышлыгы белән шәһәр үзәгендә циркка өр-яңа бина салына.

Төмән циркы
Төмән циркы
2005 ел. Җәй көне Казан үзенең 1000 еллыгы тантана итте. Төмән дә бу зур вакыйгага үз өлешен кертте. Ул вакытта "Төмәндә Казанның 1000 еллыгы" дип аталган тамашаны оештыручылар Хәлилова янына киләләр. Төмән өлкәсе һәм Татарстан сәнгать осталары катнашында үткәреләчәк бу тамаша турында ишеткәч, Хәлилова аны ике меңнән артык тамашачы сыйган циркта куярга ризалыгын бирә. "Яңа циркта татар халкына бер бүләгем булсын", ди Хәлилова ул вакытта. Дүрт сәгатькә сузылган шоу тамашада Төмән артистлары җигүле ат арбасына төялеп тальян гармуннар уйнап мең еллык Казанны карарга дип тә чыгып китә, алар артыннан ук "Казан егетләре" төркеме җырчылары Төмән байкерларының мотоциклларына утырып, Алсу-Фәридә дуэты җиңел машинада цирк аренасына килеп тә керә. Бер секундлык караңгылыкта Сөембикә-ханбикә (Гөлзадә Сәфиуллина башкарды) күктән иңә...

Казан, татар тарихына багышланган, Казан-Төмәннең рухи якынлыгын чагылдырган бу тамашаны Хәлилова әле кичә генә булган кебек искә ала. "Мин әле дә бөтен танышларыма ул мин җитәкчелек иткән циркта иң яхшы шоу-концерт-цирк програмы булган иде, дип сөйлим", ди Хәлилова.

2011 ел башында Хәлилованы Төмәннән Европадагы иң зур циркка - Мәскәү Зур циркына җитәкче итеп чакыралар. Бер ел эчендә ул циркның икътисади ягын алга җибәрергә ирешә. Артистлар да җитәкчене үз әниләре кебек якын итә. Шуннан соң Хәлиловага Русия дәүләт цирк компаниясе җитәкчесе урынына бәйгедә катнашырга тәкъдим итәләр. Хәлилова язган Русиядә циркларны саклау һәм аларны үстерү стратегиясе җиңеп чыга. Әлеге компания Русиядәге даими эшләүче 42 циркны, ике меңнән артык җанвар һәм кошны, сигез меңнән артык хезмәткәрне, барлыгы 78 төрле ширкәтне берләштерә. Елына бу ширкәт тамашаларын 12 миллионнан артык тамашачы карый.

Казан циркы
Казан циркы
"Шушы сигез мең хезмәткәр барсы да миңа бик якын. Цирк җитәкчесеме ул, билет сатучымы, әллә гади җыештыручымы, артистмы – ишегем һәркемгә дә ачык. Кем генә килмәсен, һәрберсе белән килеп туган проблем турында сөйләшергә, аны чишәргә тырышам. "Бөтен хезмәткәрләрем дә, киң күңелле кеше сез, безнең икенче әни, дип әйтә", ди Хәлилова. Холык-фигыленең әнә шундый булуына да ул әти-әнисенә рәхмәтле.

Аның максаты, бер яктан, республикалардагы циркларны милли үзенчәлекле итү булса, икенче яктан, Русия циркларының бүгенге хәлен яхшырту. "Хәзер Русиядәге бөтен циркларның да биналары искергән. Аларны замана таләпләренә яраклаштырып яңарту, артистларга хезмәт хакларын күтәрү кирәк. Бүген Русия цирк компаниясенең хәле авыр. Аны күтәрү өчен күп эшләр башкару зарур", ди Хәлилова.

Русиянең дөньяга танылган хайваннарны өйрәтүче артистлары, көчле акробатлары, ат иярләүчеләре бар. Әмма цирк дөньясында да көндәшлек үскәннән-үсә. Канаданың Квебек төбәгендә оешкан Дю Солей циркы, Хәлилова фикеренчә, Русия цирк програмнарына көндәш була алмый. “Дю Солей шоу тамаша, ә менә кытайлар үкчәгә басып килә, анда акробатлар да һәм башка жанрларда эшләүчеләр дә бик көчле", ди Хәлилова.
XS
SM
MD
LG