Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Медведев туры эфирда телевидение башлыклары белән очрашты


Бүген Русия премьер-министры Дмитрий Медведев туры эфирда биш телеканал башлыгы белән очрашты. Ул анда режиссер Павел Костомаровта тентү уздыруның кирәклегенә шикләнүен белдерде. Медведев сүзләренчә, тикшерү оешмалары кирәкле материалларны режиссерның үзеннән сорый алган булыр иде. Шул сәбәпле режиссер тикшерү оешмасына шикаять белдерә алуын әйтте.

Шулай ук Русия премьеры “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцовны конституция кысаларында гамәл кылырга һәм митингларда канун бозмаска чакырды.

Журналистларның коррупция һәм саклану министрлыгының элекке башлыгы Анатолий Сердюков тирәсендәге хәлләр турындагы сорауларына җавап биреп, Медведев аның коррупциягә катнашлыгы булуы төптән тикшерелгән һәм мәхкәмәгә тапшырылган булырга тиешлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG