Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү "Магнитский исемлегенә" җавап адым белән яный


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

АКШ Конгрессының “Магнитский исемлеген” кабул итүе Русия рәсмиләрендә канәгатьсезлек уятты. Исемлектә Татарстан вәкилләре дә бар.

АКШ Сенаты Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский үлеменә катнашы булуда шикләнелгән Русия түрәләренә виза һәм финанс чикләүләр кертү канун өлгесен кабул итте. Бу Русия түрәләрендә канәгатьсезлек уятты.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сенатның “Магнитский актын” кабул итүе җавапсыз калмаячагын һәм Русия АКШта кеше хокукларын бозучыларга Русиягә керүне чикләячәген әйтте.

Министр сүзләренчә, ул бу хакта АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонга Дублиндагы очрашу вакытында белдергән.

“Коммерсант” газетасына хөкүмәттәге бер чыганак әйтүенчә, монда Русиядән тәрбиягә алган балаларга карата көч кулланган гаиләләргә берьяклы гына карарлар чыгарган американ хөкемдарлары, эшмәкәр Виктор Бут, пилот Константин Ярошенко эшенә бәйле шәхесләр һәм Гуантанамо төрмәсе белән бәйле түрәләрдән торган исемлек турында сүз бара.

Элегрәк АКШ вәкилләр пулаты бу канун өлгесен кабул иткәч Мәскәү моны “дуслыкка каршы килә торган гамәл” дип атады һәм аңа тиешле җавап булачагын әйткән иде.

Русиядән чикләүләр кертелгән түрәләр исемлеге арасында Татарстаннан да берничә кеше бар. Алар - Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүчесе Олег Уржумцев, Казанның Вахитов районы хөкемдары Руфинә Газизова һәм Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе хөкемдарлары Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов.

Юшковның матбугат хезмәте вәкиле элегрәк Азатлыкка бу гамәлнең борчу уятуын һәм хөкемдарның хокукын чикләвен әйткән иде.

Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский салымнан качуда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 2009 елның ноябрендә тикшерү изоляторында медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле ул вафат булды.
XS
SM
MD
LG