Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда корылтай барганда татар активистлары тоткарланды


Казанда Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин (уртада), Илдар Мостафаев тоткарланды, 7 декабрь 2012
Казанда Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин (уртада), Илдар Мостафаев тоткарланды, 7 декабрь 2012

Корылтай ачылган минутларда Казанда татар телен яклап чыгарга теләгән Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин, Илдар Мостафаев тоткарланды.

7 декабрь иртәсендә Казанда Дөнья татар конгрессының V корылтае ачылыр алдыннан әлеге чара узачак опера театры янына ялгыз пикет уздырырга килгән “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзаларын полиция тоткарлады.

Тоткарланучыларның берсе, берлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, алар конгресс вәкилләре җыелган вакытта бу чарада татар мәнфәгатьләрен кыюрак якларга чакырып ялгыз пикет уздырырга теләгән. Әмма алып килгән плакатны ачарга да өлгермәгәннәр, полиция машинасы килеп туктаган һәм өч кешене, шул исәптән Нәбиуллин янында булган Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинны һәм шимбә үтәчәк пикетка чакырулар таратырга теләгән Илдар Мостафаевны документлар тикшерү сылтавы белән алып киткәннәр.

Нәбиуллинның плакатында татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының ябылуына, милли университет ачылмауга, татар телле федераль канал булмауга, һәм конгрессның бу проблемнарны тиешенчә күтәрмәвенә протест сүзләре язылган булган.
Наил Нәбиуллин корылтай көнендә тоткарлануы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00
йөкләү

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
​"ФСБ идарәсендә 5 сәгатьләп сорау алдылар, күп төрле сораулар бирделәр. Сорауларның төп темасы Рөстәм Сафин белән җәйге конфликт иде. (Наил Нәбиуллин Ихлас мәчете тарафыннан үзенә янаулар булуын белдергән иде. - А.К.) Мин уйлыйм бу президент аппараты һәм Закиров кушуы белән эшләнгән, безгә иртәгә пикетка чакыруларны таратырга бирмәс өчен эшләделәр моны. Конгресска килүчеләр арасында милли җанлы вәкилләр дә бар, иртәгә алардан да бер 50ләп кеше килер дип өмет иткән идек. Теләк булганнарны көтеп калабыз, 8 декабрь Казанның Бауман урамында", дип сөйләде Азатлыкка Наил Нәбиуллин.

Тоткарланган икенче активист, Зиннур Әһлиуллин, "татарга һөҗүм бара" дип әйткән һәр кеше "экстремистка" әйләнә, ди.
Зиннур Әһлиуллин корылтай көнендә тоткарлануы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00
йөкләү

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин
"Аяк киемнәрен тикшерделәр, бармак эзләрен алдылар, фотога төшерделәр, барысын да эшләделәр, аңлатма яздырдылар. Йөзләгән мәктәпне яптылар, татар теленә һөҗүм бара. Бу турыда сүз әйтүгә - син экстремист буласың. Безгә үләргәме хәзер? Татар булып яши алмыйбыз икән - без соңгы чараларга барырга әзер инде. Үзләре безне экстремальный ситуациягә этәрәләр, өстән. Мәкерлек бара, башка сыярлык түгел," дип сөйләде Азатлыкка Әһлиуллин.
XS
SM
MD
LG