7 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы үтте. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Миңнехановка конгрессның югары бүләге - "Милләт каһарманы" медале тапшырылды. Әлеге бүләкне академик Роберт Нигъмәтуллин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды.
Казакъстан делегациясе Татарстан түрәләренә бүләкләр өләште. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка ак тун, бүрек һәм камчы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка затлы чапан эләкте.
Казакъстан делегаты профессор Гриф Хәйруллин үзенең чыгышында "Татарстанга ярдәм фонды" төзергә тәкъдим итте. Читтәге татарлар Татарстандагы татарларга ярдәм итәргә тиеш диде ул.
Төшке аштан соң эш секцияләрдә давам итте. Казанның IT-паркында "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" дигән секция эшләде.