Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда, Йошкар-Олада яңа мәгариф канунына протест чаралары үтте


Наил Нәбиуллин 1 декабрь көнне узган пикетта
Наил Нәбиуллин 1 декабрь көнне узган пикетта

Бүген Казанда һәм Йошкар-Олада Русиядә кабул ителүгә әзерләнүче “Мәгариф турындагы канун”га каршы пикетлар үтте. Бу канун өлгесе 11 декабрь көнне Русия думасында икенче укылышта каралырга тиеш.

8 декабрь көнне Казанда Баумандагы сәгать янына пикетка 50-ләп кеше килде. Катнашучыларның яртысы татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде. Шулай ук бу чарага әти-әниләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре дә килгән.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, чарада катнашучылар бу канунны кире кагарга, Татарстан тәкъдимнәрен кабул итәргә, татар теле мәктәп програмында булырга тиеш дигән шигарләр күтәргән.

Протест чарасы узып баручыларда да зур кызыксыну тудырган. Яңа канунда Русиядә милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдырырга җыенулары турында ишеткәч “кешеләрнең бик нык ачулары килде”, дип белдерде Азатлыкка Нәбиуллин.

Казандагы чарада мари милләтеннән булган бер ана да катнашкан. Ул чыгыш ясап: “Без татар телен бик хөрмәт итәбез, минем балам татар телен дә белергә тиеш һәм татар теле мәктәп програмында башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә укытылырга тиеш”, дип сөйләде.

Наил Нәбиуллин 7 декабрь көнне Дөнья татар конгрессы бишенче корылтае вакытында Ирек мәйданында ялгыз пикет үткәрмәкче иде. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлап, полиция бүлегенә алып китеп биш сәгать ябып тотты. Тоткарланучылар арасында Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллин һәм шимбә үтәчәк пикетка чакырулар таратырга теләгән Илдар Мостафаев та бар иде.

Мари Иле башкаласы Йошкар-Ола үзәгендәге рус театры янында үткән пикетта да яңа мәгариф кануны кискен тәнкыйтьләнде. Анда катнашучылар мари һәм татар телен яклап, ике телдә дә шигарләр күтәргән иде. Алар арасында “Тел булмаса – халык та бетә”, “Теле барның – иле бар”, “Мари теленә агрессия – ватанга хыянәткә тиң” һәм башкалар да бар иде. "Күп милләтле дәүләттә кем дә булса милли телләрне өйрәнүгә каршы чыкса, бу ахмаклык һәм җүләрлек" дип Русия президенты Владимир Путин әйткән сүзләрне дә шигар итеп күтәргән иделәр. Катнашучылар кулларына Мари Иле, Татарстан, Чуашстан әләмнәре тоткан иде.

Мари Иле республикасының татар милли-мәдәни үзәгендә эшләүче Рамай Юлдашев протест чарасында чыгыш ясап, быел үз баласын мари балалар бакчасына бирергә теләвен сөйләде. Ул чыгышында баланың мари, татар, рус һәм чит телләрне дә белергә тиешлеген ассызыклады.

25 кеше катнашкан пикетны мари һәм татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре оештырды.

"Мари-Ушем" оешмасы рәисе Евгений Часткин сүзләренчә, әлеге протест чарасында кабул ителгән резолюцияне Путинга, Русия думасына, Мари Иле һәм Русия мәгариф министрлыгына, юстиция министрлыгына җибәрәчәкләр. Резолюциянең асылы мәгариф турындагы бу яңа канунда милли телләр дә республикаларның дәүләт телләре буларак мәҗбүри укытыла торган фәннәр арасында булырга тиешлеге турында.

Милли телләрне яклау пикетлары бүген Карачай-Чиркәс, Якутия, Мордовия республикаларында да үтә.

Җомга көнне Русия думасының мәгариф комитетында мәгариф кануны өлгесенә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү төгәлләнде.

Бу канун өлгесенә телләрне өйрәнү турында яңа матдә өстәлде. Анда Русиядә дәүләт телендә (рус теле) һәм шулай ук белем алганда һәм тәрбиядә сайлап алынган телнең гарантияләнәве турында языла. Бу хакта Газета.ру хәбәр итә.

Канун өлгесенең әлеге матдәсендә республикаларда үз дәүләт телләрендә укыту һәм өйрәнү турында да язылган, әмма ул рус теленә зыянга булмаска тиеш диелгән.

Өлгедә мәктәпләрне ябу-япмау турында да юллар бар. Мәктәпләрне ябу йә үзгәртү анда яшәүчеләр фикерен исәпкә алмыйча эшләнергә тиеш түгел диелгән. Югары уку йортлары язмышын да махсус төзелгән комиссия хәл итәчәк. Бу комиссияне хөкүмәт төзергә тиеш, диелә.

Татарстаннан Русия думасы депутаты, мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйлметдинов Дөнья татар конгрессы бишенче корылтае делегатлары алдында чыгыш ясаганда, Татарстанны күз алдында тотып, әлеге канунда безнең өчен бер артка китеш тә юк, киресенчә, алга китеш бар, дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG